Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • «Авыл офыклары» район газетасы мөхәррире Таңсылу Минһаҗева хезмәттәшләрен котлый

    90 елга якын тарихы булган газетабыз нинди генә вакыйгалар кичермәсен, ул һәрчак укучысына тугры калды, кыйбласын югалтмады. Авыл хуҗалыгы, социаль, мәдәни өлкәләрне даими яктыртып барды, үсеп килүче буынны тәрбияләү эшендә үз өлешен кертте, һәр яңалык укучыга вакытында җиткерелде.

     Элек-электән газетабыз хәбәрчеләр иҗатына киң урын бирде, алар белән кулга-кул тотынып эшләде. Бүген дә безнең Балык Бистәсеннән Светлана Кутлина, Надежда Мишина, Мария Трофимова, Корноуховодан Гүзәл Хәбибуллина, Яңа Арыштан Рәзилә Мөхәммәтрәхимова, Зур Мәшләктән Газыйм Вәгыйзов кебек үтемле, матур язмалары белән сөендереп торучы хәбәрчеләребез бар.

    «Авыл офыклары» район газетасында бүгенге көндә хезмәт куючы хөрмәтле коллегалар, лаеклы ялга чыккан кадерле ветераннарыбыз, газетабызның эчтәлеген баетуда зур өлеш керткән хәбәрчеләребез, яшь каләм ияләре! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез –Татарстан Матбугаты көне белән котлыйм!

    Газета -хәбәрчеләре, укучылары белән көчле. Киләчәктә дә җылы, якын аралашулар өзелмәсен. Район газетасын тагын да эчтәлекле, кызыклы, мавыктыргыч итүдә кулга-кул тотынып эшләргә насыйп булсын! Иҗат ялкынында янып яшик! Барыгызга да уңышлар телим.

    Таңсылу Минһаҗева,

    «Авыл офыклары» район газетасы мөхәррире.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама