Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Авыл офыклары” район газетасы баш мөхәррире Луиза Ананьева Ильмаз Бәдретдинов янында булып кайтты

    Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә

    Элек-электән халкыбызда язмыш кимсеткән, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә шәфкатьлелек кулы сузганнар. Инвалидлар ункөнлеге дә шул мәрхәмәтлелекнең дәвамы дияргә нигез бар.
    Бүген “Авыл офыклары” район газетасы баш мөхәррире Луиза Ананьева Балык Бистәсендә яшәүче Ильмаз Бәдретдинов янында булып кайтты. “Аздан да күңел була”, дигән әйтем бар.

    Чыннан да шулай. 11 яшьлек Ильмаз кунак килүенә, аның бүләк-күчтәнәчләренә бик сөенде, рәхмәтен белдерде. Бу минутта һәркемнең дә күңелендә сау-сәламәт булып, тормыш матурлыгын күреп яшәргә насыйп булсын дигән уй-теләкләр иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама