Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Алтмыштан узганнарга киңәш-тәкъдимнәр

    Җәмәгать урыннарына сирәгрәк барырга тырышыгыз. Мөмкинлек булганда җәмәгать транспортыннан файдаланмагыз. Кибет, сәүдә үзәкләрендә озаклап йөрмәгез.

      Якыннарыгызны, социаль хезмәткәрләрне дистанцион рәвештә коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә, продуктлар, башка кирәкле товарлар алуда ярдәм итүләрен сорагыз.

    Әгәр сезнең якыннарыгыз чит илләрдән кайтсалар, салкын тию билгеләре булса, алар белән элемтәне чикләгез, табибларга мөрәҗәгать итүен таләп итегез.

    Гигиена сезнең сәламәтлек өчен бик мөһим, кулыгызны  урамнан, җәмәгать урыннарыннан кайткач, ашарга пешерер алдыннан сабын белән  юыгыз. Битегезгә, авызыгызга, борыныгызга кулыгыз белән кагылмагыз.

    Бер тапкыр кулланыла торган кәгазь салфеткаларны күпләп алып куегыз. Йөткергән, төчкергән вакытта авыз, борыныгызны салфетка белән каплагыз, файдалангач аны ташлагыз.

     Дезинфекция өчен дымлы салфеткалардан файдаланыгыз. Аның белән сумка, телефоннарыгызны, китапларыгызны, үзегез белән җәмәгать урыннарында, транспорттта йөртә торган башка предметларны сөртегез.

    Әгәр авырып китсәгез, үзегезне начар хис итә башласагыз поликлиникага бармагыз, табибны йортыгызга чакырыгыз.

    Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

     

    sau

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама