Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Алма компоты

    Юган һәр алманы 6-8 кисәккә бүлеп, үзәген алалар.

      Кәстрүлгә су һәм шикәр салып, кайнатып чыгаралар да, кискән алмаларны өстәп, сүрән генә утка куялар. Компотны күпме кайнату алманың сортына бәйле, ләкин нинди сорттан булса да, йомшарганчы кайнатырга кирәк. Кайбер сортларны, әйтик, антоновканы, озак кайнатырга ярамый, ул кайнап чыгуга пешә.

    Әгәр алма белән груша компоты булса, кайнап торган сиропка башта груша, аннары алма салалар, матур булсын һәм икесе дә бер вакытта пешсен өчен, бер үк төрле турыйлар.

    200 г компотка:

    • 100 г алма яки
    • 50 г алма белән 50 г груша
    • 30 г шикәр

     

     

    Фото: Pixabay

    http://www.kazanutlary.ru/news/tatar-halyk-ashlary/alma-yaki-grusha-kompoty-kajnatabyz-retsept

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама