Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Актив хәбәрчебез Светлана Кутлина “Авыл офыклары” район газетасы редакциясенең махсус бүләгенә лаек булды

    Балык Бистәсеннән актив хәбәрчебез Светлана Кутлина, Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан, “Авыл офыклары” район газетасы редакциясенең махсус бүләгенә лаек булды.

     2007 елдан бирле редакция белән элемтәдә тора ул. Төрле темадагы язмалары газета битләрендә басыла. “Кешеләр язмышы, районда булган төрле чаралар турында язарга, фотосурәт төшерергә яратам”,- ди Светлана. Бәйрәм уңаеннан редакция коллективын да котлап узды. “Барыгызга да саулык-сәламәтлек, иҗади уңышлар телим”,-диде ул.

     

    Автор Гөлназ Зарипова.

    фото автордан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама