Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Югары Тегермәнлекнең изгелекле Акъәбие

    Көттереп кенә җиргә тәүге кар төште. Дөньяны агартырга теләгәндәй салмак кына күбәләкләп яуды ул. «Сөбханалла! Кыш соңара, кар юк дигәннәр иде. Вакыты җиткәч ява бит”, – дип сөйләнде Бибиәсма әби, тәрәзәдән урамны күзләп. Аннары түзмәде, ак яулыгы өстеннән шәлен урады да ишегалдына чыкты, бисмилласын әйтеп яңа яуган кар өстенә басты.

    ...Җиһан аклыкка төренгән. Үтелгән гомере кебек чиста ул. Авырлыкларны күреп яшәсә дә аһ ормады, сабыр, түзем булды. Ил алдында, онык-оныкчыклары алдында йөз аклыгы белән сөйләшерлеге бар Бибиәсма карчыкның. Ә бит нинди генә еллар булмады да, ниләр генә күрелмәде. Тәкъдир йөртә адәм баласын. 1940 нчы елларда авылдан дистәләгән гаилә белән эшкә ялланып Әстерхан якларына чыгып китү дисеңме, Бөек Ватан сугышы башлангач әтисе Нурмөхәммәтнең фронтка озатылуы, үзләренең мең газаплар белән яңадан туган авыллары Югары Тегермәнлеккә кайтып урнашулары хәтергә генә түгел, бәгырьләргә уелып калган. 
    –Әстерханда җиде ай гына яшәп калдык. Монда сезгә бик авыр булыр, туган якка кайтырга кирәк, дип, әти сугышка китәр алдыннан безне пароходка утыртып җибәрде. Без–биш бала, әни, әтинең әнисе–әби дә бар иде. Әнә шулай авылга кайтып җиттек,–ди Бибиәсма әби, үткәннәрен исенә төшереп. 
    (Тулысынча газетадан укый аласыз)

           Фәрвәз Каюмова.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама