Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Агротехник техникумда “Буыннар хәтере” дип аталган агач утырту акциясе уздырылды

    24 сентябрь көнне Агротехник техникумда “Буыннар хәтере” дип аталган агач утырту акциясе уздырылды.

      Ул Россиядә һөнәри-техник белем бирү системасына- 80, техникумның 65 еллыгына багышланды.

    Аңа Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов видеоэлемтә аша старт бирде. Беренче агачларны техникум директоры Мансур Мәннанов уку отличниклары Алинә Нәҗипова, Салават Габдрахманов, Илсаф Садыйков белән бергәләп утыртты.

    Акциядә техникум ветераннары Мария Писарева, Вера Автономова, Александр Клинов катнаштылар.

    Бу көнне техникум бинасы каршына дистәдән артык зәңгәр чыршы утыртылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама