Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • 2016 елда Татарстанда Сабан туе көннәре билгеләнде

    Киләсе елга Татарстанда Сабан туе 4-5 июнь көннәрендә уза.

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2016 елда Казанда һәм республика районнарында Сабан туе уздыру көннәре турындагы указны имзалады. Милли бәйрәмебез район һәм шәһәрләрдә - 4-5 июньдә, Казанда - 9 июльдә үткәреләчәк.

    Бәйрәмне оештыру ТР Хөкүмәтенә йөкләнә. Милли бәйрәмдә актив катнашуларын сорап җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмә һәм оешмаларга тәкъдим белән чыгачаклар.

    Реклама

    http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51822

    Фото: редакция архивыннан алынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: