Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • 1 октябрьдән эш хакы артачак

    Боерык нигезендә, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләр, федераль башкарма хакимият органнары учреждениеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренең дә эш хакы индексацияләнәчәк

    РФ Премьер-министры Михаил Мишустин 2020 елның 1 октябреннән федераль бюджет учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакын 3 процентка индексацияләү турындагы боерыкны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

    «Федераль дәүләт органнары һәм федераль дәүләт учреждениеләренә 2020 елның 1 октябреннән федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 3 процентка арттыру буенча чаралар күрергә», - диелә документта.

     Боерык нигезендә, федераль дәүләт органнары, хәрби частьләр, федераль башкарма хакимият органнары учреждениеләре һәм бүлекчәләре хезмәткәрләренең дә эш хакы индексацияләнәчәк.

    Тулырак: http://atnya-rt.ru/news/mgyiyat/1-oktyabrdn-esh-khaky-artachak

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама