Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гөмбә тутырылган бәрәңге

    Башта эчлек әзерлибез. Моның өчен гөмбәне пешерәбез һәм ваклап турыйбыз да ак ипи йомшагы белән кушабыз. Май, тоз өстәп, яхшылап болгатабыз. Эчлек әзер.

    Бәрәңгене яхшылап юып, кабыгын әрчибиз дә, салкын суга салып алабыз. Өстен кисеп, эченнән яртысын чокып чыгарабыз. Барлыкка килгән куышка әзер эчлекне тутырабыз, кисеп алган түбә белән каплыйбыз, тегү җебе белән ныгытып бәйләп, тирән эчле табага тутырабыз. Бәрәңге өстенә үсемлек мае, шулпа салып, 30 минут чамасы пешереп алабыз. Аннан тәлинкәгә куеп, өстенә табадагы шулпаны салып, табынга бирәбез.
    Бәрәңгене итле эчлек белән дә тутырырга була.

    12 бәрәңгегә:

    • 2 стакан ак гөмбә
    • ак ипинең чиреге
    • ярты стакан үсемлек мае
    • 1 стакан шулпа
    • тоз

    Тәмле булсын!

    фотоhttp://tulachi.ru/news/huzhabikilir-kolagina/gmb-tutyrylgan-brge

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 24 апрель 2018 - 06:43
      «Әни ничә тапкыр хастаханәгә ятып, үлем хәленнән калып, шундук тагын сәхнәгә чыга иде» — Алия (ӘҢГӘМӘ)
    • 20 апрель 2018 - 05:43
      Балык Бистәсе районында буа корылмасы тирәсендә су арту күренеше ВИДЕО
    Ночной режим