Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан полицейскийлары һәм журналистлар „исерек“ юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эшен көчәйтә

Татарстан полицейскийлары һәм журналистлар „исерек“ юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау эшен көчәйтә.

 

Татарстанда машина йөртүчеләр исерек килеш руль артына ешрак утыра башлады. Моны Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары раслый.

Ел башыннан республикада 7,1 меңнән артык кешенең исерткеч эчемлек кулланган килеш автомобиль белән идарә итү факты ачыкланган.  Аларның бит руль артында  күпме вакыт булуларын күзаллавы да куркыныч.

Бу салмыш шоферларның юл хәрәкәтендә катнашучы янәшәдәге автомобильчеләрне һәм җәяүлеләрне, өлкәннәрне һәм балаларны да куркыныч астына куюларын нинди берәмлек белән үлчәп була соң?

Бу хәвефнең нәтиҗәләрен ЮХИДИдан килгән мәгълүматларны кат-кат укып кына аңларга мөмкин. Исерек шоферлар гаебе белән 78 юл-транспорт һәлакәте ясалган, анда  17 кеше һәлак булган, тагын 111 кеше тән җәрәхәте алган. Исерек килеш машина йөртүчеләр әлеге гаиләләргә күпме кайгы китергән?  ЮХИДИ андый статистиканы алып бармый.

Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары бу проблеманы яктыртуны көчәйтергә булды. Без тәртип бозуның һәр очрагы турында җентекләп язачакбыз, газеталарда фотографияләрен куеп һәм алар белән видеоязмаларны социаль челтәрләрдә күрсәтәчәкбез. Хокук бозучыларның нинди җәза алуларын атап китүне кирәк дип саныйбыз. Бу штрафлар гына түгел, ә бәлки иректән мәхрүм итү дә.

Искәртеп узабыз, РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча автомобиль белән исерткеч эчемлекләр кулланып идарә иткән өчен беренче тапкыр 30 мең сум штраф һәм 2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Әгәр закон бозучы бер ел дәвамында кабат исерек килеш руль артына утырса, аны җинаять җаваплылыгына тартачаклар.

РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе  300 мең сумга кадәр штраф, 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яки 2 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X