Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Степановка авылына туристлар ташкыны кимеми

Районыбызның элеккеге Степановка авылы инде бик күптәннән онытылган төбәкләр исемлегенә кертелгән иде.

Берничә ел элек биредә боланнар һәм чуар мараллар үрчетә башлагач халыкның кызыксынуы нык артып китте. Аларны карарга  илебезнең төрле почмакларыннан агылучы туристлар ташкыны да атна дәвамында тукталып тормый. Без дә бирегә килүчеләрне ничек итеп кабул итүләрен үз күзебез белән күрү ниятеннән әлеге халык телендә “Кыргый ферма” исеме алган ял урынында булып кайттык. Иң элек шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, Шомбыт авылыннан вак таш түшәлгән юл буенча барганда урман эчендә кайбер әкиятләрдә тәсвирлана торган калын нарат урманы, аннары берсеннән берсе сылу, зифа буйлы матур каен кызлары хозурына эләгәсең. Үз ягыбыз урманнарының сихри ямьлелегенә сокланып бара торгач бик тиз генә әлеге боланнар “иленә” килеп җитүебезне  сизми дә калдык. Ә монда чын мәгънәсендә гаиләң, бигрәк тә балалар белән килеп танышыр, рәхәтләнеп табигать почмагында ял итәр урыннар күп икән шул. Иң әһәмиятлесе, уңай шартлар булдыру турында елдан-ел ныграк уйланалар һәм  башкарган эшләре дә күз алдында. Бүгенгесе көнне ямьле табигать почмагында гаиләң, дусларың белән рәхәтләнеп ял итәр өчен  аерым, бик зәвыклы итеп эшләнгән 8 йорт төзелеше тәмамлану алдында тора. Без булган көнне бер ир кеше гаиләсе белән кереп ялларны оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп хушлаштылар. Алар безгә дә әле бик матур түгәрәк күл буенда нәни балыкларның уйнап йөзгәннәрен балалары белән бергәләшеп зур  кызыксыну хисләре кичереп күзәтүләре хакында  сөйләделәр. Бер сүз белән әйткәндә, биредә аларга барысы да ошаган, аеруча балалар сөйләп бетергесез канәгатьләнү кичергәннәр, киләсе елда да алар бирегә берничә көнгә киләчәкләрен әйтеп хушлаштылар.
Оештыручы ханым (ул үзен Казан шәһәреннән килгән волонтер дип таныштырды) биредә гаиләләре белән ял итәргә килүчеләрнең күбрәк ял көннәренә туры килүләрен ассызыклап үтте. Аның сүзләренә караганда шимбә-якшәмбе көннәрендә  биредә республикабыз башкаласыннан һәм күрше-тирә районнардан 200-300 кеше булып китә. Гадәти эш көннәрендә дә килүчеләр саны тукталып тормый. Әле алдагы көнне генә безгә биредә республикабызга килгән кунаклар арасыннан йөздән артык кешенең булып китүләрен телгә алдылар. «Кыргый ферма»га инвалид балалар һәм 10 яшькә кадәрле укучыларга үтү бушлай. Ә өлкәннәр өчен керү  түләүле.  Монда әле боланнардан тыш 15 кабан дуңгызы һәм 50 дән артык куяннарны да күрергә мөмкин икән. Балалар һәм өлкәннәргә мараллар белән куяннарны сыйпап сөяргә ярый, тик аларны кулдан ашатырга гына рөхсәт итмиләр. Күргәнебезчә, монда гаиләң белән рәхәтләнеп табигать кочагында ял итү өчен елдан ел күркәм уңай шартлар тудырыла. Шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, биредә киләчәктә ял итәргә килүчеләр өчен мунча комплексы булдыру хакында да уйланалар. Кыскасы, Степановка авылының киләчәге бер дә өметсез булырга охшамаган.
Районыбызда бүгенгесе көнне аеруча актуальләшеп килә торган туристлык хәрәкәтен киң җәелдерүдә “Кыргый ферма”ның әһәмияте зур. Район хакимиятендә әйтүләренә караганда, бу ел башыннан инде биредә 7 меңнән артык турист булып киткән. Ә бу исә узган елдагыдан шактыйга артык. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса