Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рүзәл Габитов замана белән бергә атлый

 Хәтерем ялгышмаса, 2015 нче елда районыбызның алдынгы карашлы фермеры Рүзәл Габитов үзенең Трой-Урай авылындагы терлекчелек фермасы биләмәсендә заманча мал сугым цехы ачып җибәргән иде.

Ул вакытта тирә-юньдә беренчеләрдән булып нигез салган бу цех эшчәнлегенә районыбызга чираттагы визиты вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та югары бәя биргән иде. Ә бу ел башында һәрвакыт яңалыкка омтылучан әлеге  фермерыбыз Рүзәл Габитов элеккеге мал сугым пунктын яңа урынга күчереп аны тагын да киңәйтеп, җиһазлап, заман таләпләренә туры килерлек итеп үзгәрешләр кертүгә ирешә алган. Бүген биредә кул эшләре бөтенләй кулланылмый диярлек. Җиһазланышы ягыннан кайбер ит комбинатларын көнләштерерлек колачлы эшләр башкаруга ирешкән егетебез. Ит түшкәләре һава юлы белән шунда ук үлчәнеп, ветеринария табибы тикшерүен үтеп, янәшәдәге  суыткычка күчерелә. Әйтүләренә караганда, биредә сменага 50 баш мөгезле эре терлек эшкәртелә. Замана белән атлаучы бу фермер эшчәнлегенә сокланмый һич мөмкин түгел. Ул тыйнак кына, үз көенә эшләвен дәвам иттерә. “Тәвәккәл – таш яра” дип тиккә әйтми халык. Бу яктан Рүзәл Габитовның тәвәккәлек белән башланган хезмәтләре чынлап та таң калдырырлык. Әле аның киләчәктә тагын да зур, якты уй-хыяллары бар. Ә без аларның барысы да үзвакытында тормышка ашачагына шикләнмибез. Чөнки ул булдыра торганнардан!

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса