Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә ерак араларга йөрүче поездларда өстәл уеннары барлыкка киләчәк

Пассажирларга шахмат, шашка һәм домино уеннарын тәкъдим итү киңәш ителә.

Россиядә ерак араларга йөрүче поездларда өстәл уеннары барлыкка киләчәк, алардан пассажирлар бушлай файдалана алачак. Бу хакта мондый поездларда пассажирларга хезмәт күрсәтү буенча ГОСТ текстына сылтама белән RT хәбәр итә. Стандарт киләсе елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Өстәл уеннары буларак пассажирларга шахмат, шашка һәм домино тәкъдим ителәчәк. Алар люкс, бизнес-класс һәм эконом-класс вагоннарында булачак: бу исемнәрне гадәти «СВ», «купе» һәм «плацкарт»лар алмаштырачак.

Стандарт поездлар өчен башка кагыйдәләр һәм рекомендацияләр бар. Мәсәлән, купеларның берсе генә булса да инвалидларны йөртү өчен җиһазландырылырга тиеш. Моннан тыш, бизнес-класс һәм люкс вагоннарында электрон йозак урнаштырырга киңәш ителә, шул ук вакытта һәр купеның ике магнит ачкычы булырга тиеш.

Югары класслы вагоннарда Интернетка чыбыксыз тоташу өчен җиһазлар барлыкка киләчәк.

Проводникларны шулай ук тәүлек вакытына карамастан, станциягә килеп җитәргә ярты сәгать кала пассажирларны кисәтергә мәҗбүр итәчәкләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/08/196598/

2d.by

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса