Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районыбызда проектлар тормышка аша

"Һәр муниципалитетка - сәламәтлек маршруты" проекты муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый конгрессы белән  Милләт сәламәтлеге Лигасы тарафыннан булдырылды.

Ул халыкның хәрәкәтчәнлеген һәм сәламәт яшәү рәвешен алып бару шартларын яхшырту өчен муниципаль дәрәҗәдә инфраструктура үсешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

 Россиянең 25 төбәгендә сәламәтлек маршрутлары паспортлаштырылган һәм сәламәт яшәү рәвеше инструкторлары әзерләнгән иде. 2021 нче елның март - апрель айларында  Россиядә йөгереш буенча муниципаль берәмлекләр арасында ачык ярышлар узды.
13-15 июльдә Мәскәүдә "Милләт сәламәтлек - Россиянең чәчәк атуы нигезе" дигән форум узды. Татарстаннан Казан шәһәре һәм Балык Бистәсе муниципаль районы вәкилләре тормыш иминлеге нигезләре инструкторы, өстәмә белем бирү педагоглары - Айнур Фатыйхов, Хәйдәр Зыятдинов, тормыш иминлеге нигезләре инструктор - координаторы Эльмира Сибгатова  чакырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса