Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район икмәк кабул итү предприятиесендә эшләр җайлы бара

Район икмәк кабул итү предприятиесендә эшнең иң кызу һәм киеренке вакыты.

Биредә хуҗалыклардан һәм күрше-тирә районнардан китерелгән ашлыкны тоткарлыксыз кабул итеп урнаштыру барышы белән танышып йөргәндә, предприятиенең баш инженеры Рамазан Шакиров безгә ел әйләнәсе эшнең тукталып тормавын искәртеп үтте. Аннары биредә аларның соңгы вакытларда башкарган күләмле хезмәтләре дә киләчәккә олы өметләр уята торганнардан. Бигрәк тә баш белгеч күп еллардан бирле инде тәмам үзәкләренә үткән кайбер складларда зур күләмле төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп башкаруларына  үз куанычын белдерде. Ә кылган гамәлләре чыннан да күләмле һәм сөенерлек аларның.
Белгәнемчә, гасырлык тарихы булган бу ашлык саклау складларын биредә кыска гына вакыт эчендә заманча төскә кертү һәм аның эш алымнарын һәркем өчен уңайлы итеп үзгәртүдә беренче чиратта баш инженерның идеяләре чынга ашуы күз алдында.  
Ни дисәң дә, аның монда  куйган күп еллык хезмәт юлы эзсез үтмәгән. Аннары эшчеләрне аңлый белүе һәм  күркәм фикерләрне хуплавы өчен директорлары Андрей Бельскийга да һәркем рәхмәтле биредә.  Алар безнең белән дә хәзер коллективта  аңлашып эшләүләре  рәхәтрәк дип, үз куанычлары белән уртаклаштылар. Шулай инде ул, кыска гына вакыт эчендә җирле кадрлар арасыннан бердәм, дус коллектив туплый белгән, җаны-тәне белән булсын дип йөрүче җитәкче янәшәсендә эшләве үзе зур  сөенеч һәм бәхет ул.  Үзем дә районыбыз халкы арасында данлы эшләре белән зур абруй казанган әлеге коллективның  сакланып калуына, биредә яңа җитәкченең  үз янәшәсенә хезмәт сөючән, тырыш егет-кызларыбызны берләштерә алуына ихлас күңелемнән  сөендем. 
Ашлык кабул итү предприятиесенең бүгенгесе көнне йөрәге булырлык әһәмиятле участок яныннан үтеп барганда әле күптәнге танышымны да очраттым. Җитәкчеләр бүгенгесе көнне ашлык киптерү агрегатына  Валерий Мамаковны чакырып ялгышмаганнар. Аның ике дистә елдан артык район кирпеч заводында машинист булып эшләве бүгенгедәй хәтеремдә. Ул елларда Валерий Николаевичның бар күңелен биреп хезмәт куюы нәтиҗәсендә генә әлеге завод районыбыз халкын үз продукцияләре белән өзлексез тәэмин итте дисәк, ялгыш булмас,  мөгаен.  Ни дисәң дә, озак еллар буена иң җаваплы участокта эшләп, үзеңнән соң  искә алырлык якты эз калдырган күркәм гамәлләрең булуы чын дәрәҗәдә сөенечле хәл. Кызганычка каршы, мондый нәрсәне бүген һәркем булдыра да алмый. Кешене эш урынында үткәргән еллары түгел, күркәм гамәлләре бизи, дип тикмәгә генә әйтми шул халык. Аннары уңай яктан телгә алмаслык та түгел үзен, еш кына теге яки бу кирәкле детальне яисә эш коралларын өеннән алып килүләрен үземә дә күп мәртәбәләр күзәтергә туры килгәләде. Бүген производствода менә шундый Валерий Мамаков кебек бар күңелен биреп, җан атып  йөрүчеләр күбрәк булсын диясе генә кала. Югыйсә, еш кына кайберәүләрнең бу миңа кагылмый дигәндәй битараф кыяфәттә эш урыннарына барып йөрүләренә инде күбебез күнегеп тә барабыз кебек. Производствода барысын да төпле кадрлар хәл итә дип хак әйтәләр.
       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса