Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәннәттә ир белән хатын бергә яшиләрме?

 Укучыларыбыздан редакциягә килгән җәннәткә кагылышлы сорауларга Диния нәзарәтенең колл-үзәк җитәкчесе, Казан казые Булат хәзрәт Мөҗәрәков җавап бирде.

 — Булат хәзрәт, җәннәткә кемнәр керә?

— Калебендә иман булган, Аллаһны бер дип таныган, игелекле гамәлләр кылып яшәгән кеше җәннәткә керер.  

— Җәннәттә иң беренче нинди ризык тәкъдим ителәчәк?

— Бу сорауга җавапны хәдисләргә таянып аңлатырга була. Әнәс ибне Мәлик (р.г.) дан түбәндәгеләр риваять ителә: “Рәсүлуллаһ (с.г.в.) нең Мәдинәгә килүен белгәч, Габдулла ибне Сәлам (р.г.) аның янына килде һәм әйтте: “Сездән пәйгамбәр генә белә алган 3 нәрсә турында сорармын. Шуларның берсе: “Оҗмахта яшәүчеләр башта нәрсә татыячак?” Рәсүлуллаһ (с.г.в.): “Җәбраил боларның барысын да күптән түгел сөйләде. Оҗмахта яшәүчеләрнең беренче ризыгы кит бавыры булачак”, — дип җавап бирде. Хәдистән аңлашыла: җәннәттәгеләр татып караган беренче ризык — балык бавыры.  

— Җәннәттә хур кызлары нигә кирәк?

— Хур кызлары — чибәр хатын-кызлар, оҗмахка керәчәк ир-атларга һәм хатын-кызларга хезмәт итәр өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан яратылган. Алар оҗмахта ирләрнең тормыш иптәше булыр. Чиксез кодрәтле Аллаһ Коръәннең күп аятендә хур кызларын искә ала, анда аларның тасвирламасы да бирелгән. Гадәттә, хур кызлары “зур, кара күзле, тәннәре көмештән, нур чәчеп тора” дип сурәтләнә; моңа кадәр кеше дә, җен дә кагылмаган, алар ирләренә генә карый. Шул ук вакытта хур кызлары никадәр матур булса да, биш вакыт намазын укыган, уразасын тоткан, игелекле гамәлләр кылып яшәгән хатын-кыз алардан да гүзәлрәк булачак.  

— Җәннәттә ир белән хатын бергә яшиме?

— Әйе, оҗмахта берәү дә ялгыз яшәмәячәк. Коръән аятьләрендә җәннәттә дә интим тормыш барлыгы турында сөйләнә. Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Йәсин” сүрәсенең 55 нче аятендә: “Чыннан да, бүген оҗмахта яшәүчеләр ләззәт белән мәшгуль булыр”, — диде. “Әр-Рахман” сүрәсендә (56-58 нче аять): “Монда гыйффәтле кызлар булыр, алар белән кеше дә, җен дә якын булмаган”, “Ул хур кызлары гүя якут һәм мәрҗән кебек саф тәнледер”, — диелә. Хәдисләрдә оҗмахка ышанган кешенең ике хатыны булачагы турында әйтелә. “Чыннан да, оҗмахка керүчеләрнең беренче төркеме тулы ай төнендәге ай кебек булыр. Алар артыннан килүчеләр күктәге иң якты йолдыз сыман булыр. Һәр ирнең ике хатыны булачак, оҗмахта бер кеше дә ялгыз калмаячак”, — диелә.

— Җәннәттә кеше картаямы?

— Ожмахта һәр мөселман Адәм (г.с.) кебек 90 фут биеклектә һәм Гайсә (г.с.) сыман 33 яшьтә булачак. Мөселманнарга Йосыф (г.с.) кебек балкып торган матурлык биреләчәк, кешенең тавышы Дауд (г.с.) шикелле татлы булыр, алар Әюп (г.с.) нән сабырлык, Якуб (г.с.) нән хөрмәт алыр.

“Тәкъва кешеләр яшел ефәк, атлас һәм алтын киеп, якут, энҗе һәм башка ташлардан ясалган махсус чатырларда яшел мендәрләр белән келәмнәрдә ятачак” (Тирмизи хәдисләр җы¬ентыгы). Җәннәт мәңгелек булачак, беркайчан да бетмәячәк. Андагы кешеләр дә бер дә картаймаячак.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34371

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса