Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәфисә Хәйруллина: "Ирем актриса булуыма каршы"

Нәфисә Хәйруллина “ирем актриса булуыма каршы”, ди.

 Ул хәзер үзен бәхетле дип саный. Монысы иң мөһиме, безнеңчә!

– Әниегез каршы булса да, сәнгатьне сайлагансыз. Үкенгән вакытлар булдымы?  – Мин бик иҗади кеше. Кайвакыт хәтта адекват та булмаска мөмкинмен. Ирем минем актриса булуымны теләми. Әйдә мин сиңа берәр нинди салон, чәчәк кибете яисә башка төрле бизнес ачарга ярдәм итәм, ди. Юк, дим, мин эшкә чыкканчы ук банкрот булачакмын!  

– Камал театрында үз тамашачысы барлыкка килгән яшь актриса идегез. Туып-үскән Казанны, театрны калдырып китү карарына ничек килдегез? Шәһәр алыштыру җиңел түгел бит...

– Якын кешемне очраттым һәм аңа шунда ук гашыйк булдым. Ул да мине үз кешесе икәнен аңлады. Синең бик күп минусларың, әмма син минем кешем һәм башка әйберләргә күз йомам, ди. Гаиләм кая булса — йортым шунда. Безнең очрашу мөмкинлеге миллионга бер генә иде. Ничек танышканыбызны сөйләп торасым килми. Аннан соң кызыгы бетә. 

– Казанда да артыгыздан йөргән егетләр аз булмагандыр? – Күп булды дисәм, мактану кебек була бит инде. Бөтенләй булмады дисәм, ялган булыр.  Яшьрәк чакта, әле мәктәпне тәмамлаган елларда, артымнан күп егетләр йөрде дия алмыйм. Мин ямьсез, башкалар кебек түгел бугай дип уйлый идем. Таныш кызларым алай ук чибәр булмаса да, алар артыннан егетләр йөрде. Ә очрашып йөри торган кешем булмаганга бик борчыла идем. Аннан соң гына белдем: алар миннән курка торган булганнар икән. Мине стерва дип уйлаучылар да булган. Хәтта бер театр тәнкыйтьчесе дә миңа шулай дип әйткән иде. Минем белән аралашкач кына аның бу уйлары таралган. Соңрак үз-үземә ышана торганга әйләндем. 

– Казанны сагынасызмы? Белүемчә, елына 1-2 тапкыр кайтасыз, театрга киләсез. Яратып йөри торган тагын нинди урыннарыгыз бар? 

– Казанда өч-дүрт кешегә кунакка киләм. Күбрәк коллегаларыма. Үпкәләүчеләр дә шактый. Әмма физик яктан да, рухи яктан да өлгерә алмыйм. Ирем белән баланы озак вакытка калдырып китеп булмый. Кайткан саен якыннарымның каберлекләренә барам.   

– Хатын-кыз күбрәк гаиләгә игътибар бирә, карьера икенче урынга күчә. Сездә ничек?  – Кайчагында бөтен нәрсәдән читләшеп, ирем һәм баладан аерылмыйча гына, тыныч кына яшисе килә. Әмма болай була алмавын яхшы аңлыйм. Ирем һөнәремә каршы булса да.   

– Белүемчә, улыгыз бар. Сез кырыс әниме, әллә назлымы? 

– Улымны бик иркәлим. Ирем кайчагында әни малае үстермә дип тә сүгә. Без аның белән бик бәйләнгән. Үзеннән бер адымга да җибәрми.   

– Иң еш бирелә торган сораудыр инде бу: икенчегә җыенасызмы?

– Бер вакыт мондый теләк булды. Әмма аннан соң без бар көчебезне улыбызга бирергә дигән карарга килдек.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=33813

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X