Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кулон-Агро” җәмгыятендә эшләгән кешенең кадерен беләләр

“Кулон-Агро” җәмгыятендә эшче хезмәткәрләрне өч мәртәбә кайнар аш белән тәэмин итү каралган

Биредә һәркемне ачык йөз белән каршы алалар. Монда нибары 4 кеше хезмәт куя. Барысы да үз эшен белеп, яратып башкара. Кирәк вакытта бер-берсенә ярдәмгә ашыгалар.  Кухня хезмәткәрләре Зөбәйдә Җиһаншина белән Илсөяр Яруллина эчтәге һәм залдагы тәртип өчен җаваплылар. Һәркем аш-су залына кергәч иң элек мондагы чисталыкка игътибар итәдер мөгаен.  Ашханә мөдире Гөлүсә Гыймадиева да безгә  алар хезмәтен мактап телгә алды.

-Залдагы тәртип, савыт-сабаларның чисталыгына тел-теш тидерерлек түгел. Кем генә килсә дә йөзебез якты безнең, - ди ул.

Аш-су остасы  Илһамия Әхмәдиева белән алар барлык ризыкларны бергә әзерлиләр. Тукланучыларга да  бергәләшеп хезмәт күрсәтәләр. Хуҗалыкта эшләүчеләр дә ашханә эшеннән һәрвакыт канәгать калалар. Ә бу көннәрдә монда 200 гә якын кеше туклана. Еш кына хуҗалыкка эш белән килүчеләр, юлчылар да кереп тамак ялгап чыгалар. Меню төрләндерелеп тора, җиләк-җимеш, яшелчәләр белән тулыландырыла. Без хуҗалыкта эшләүчеләрдән дә кухня хезмәткәрләре адресына шактый гына мактау, рәхмәт сүзләре ишеттек.

Күрше Биектау авылы кызы Гөлүсә инде күптәннән биредә хезмәт куя. Белеме буенча ул бухгалтер. Аш-су эшенә әнисе белән элек биредә эшләгән Разыя апасы Шакировадан өйрәнгән. Аннары ашханә мөдире Фәния апасы Садыйкова лаеклы ялга киткәч үз урынына калуын сораган.

Хезмәттәше Илһамия дә аш-су остасы Разыя апасына бик рәхмәтле. Ул бик кечкенәдән үк пешекче булырга хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач әлеге уйларын чынга ашыру нияте белән Казан шәһәрендәге  “Акчарлак” рестораны базасындагы курсларга юл тота. Тик ни сәбәптәндер аның бу уе чынга ашмый кала. Авылдан бер чыгып киткәч кире кайтырга теләмичә сатучылар курсына керергә була. Аны тәмамлап эре сәүдә үзәкләренең берсендә күпмедер вакытлар эшләгәч, язмыш җилләре аны кабат үз районыбызга кайтара. Һәркемгә дә туган ягы якын, кадерле шул. Илһамия дә яшьлек хыялларының биредә тормышка ашуына чиксез куана һәм 15 елга якын инде ул монда хезмәт куя.

Хуҗалыкның ашханә коллективы әнә шулай дустанә мөнәсәбәттә, тырышып хезмәт куя. Аларның хезмәтеннән һәркем канәгать икән, бу коллектив өчен олы бәһа. Һәм алар үз маркаларына тап төшерми эшлиләр.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса