Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илдар Таҗетдинов: " Уңайлыкларны булдыру  үзебездән тора"

Балык Бистәсе районында "Безнең ишегалды" Президент программасы буенча күп фатирлы йортлар территорияләрен төзекләндерү дәвам итә.

Шушы көннәрдә район башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов, район активы агротехника техникумы микрорайонында урнашкан йортларда яшәүчеләр белән очрашты. Иң элек чисталык һәм тәртип саклау, яшелләндерү, төзекләндерелгән йорт яны территорияләрен бизәү, үлән чабу, кыш көне кардан чистарту белән халык үзе шөгыльләнергә тиеш. Әмма башка вариант та бар. Бу йортларда яшәүчеләрнең  мәнфәгатьләрен истә тотып, аларга түләү квитанциясенә тагын бер графаны кертергә һәм бер квадрат метрдан 3 сум 6 тиен түләргә тәкъдим ителде. Алар үзләре ничек хәл итә - шулай булачак. Территорияне яшелләндерү өчен  Балык Бистәсе шәһәр җирлегенә агачлар утыртуга гариза бирергә кирәк.
Тагын бер тапкыр бакчаларга су үткәрү мәсьәләсе күтәрелде.

- Бу бик борчыган мәсьәлә. Моның өчен республика программасы бар. Сезгә җыелырга һәм бакча ширкәте булдырырга кирәк. Алга таба без бу мәсьәлә белән үзебез шөгыльләнәчәкбез, - диде район башлыгы.

Сукбай этләрне балалар мәйданчыгында йөртмәү мәсьәләсе хакында да фикер алыштылар.
Сөйләшү барышында район башлыгы вакцинация кирәклеге турында да искәртте, чөнки коронавирус белән авыручылар саны артканнан-арта. Район баш табибы Динар Гаязов халык биргән барлык сорауларга да җентекләп җавап бирде.
Шулай ук биредә яшәүчеләр район җитәкчелегенә ишегалды, тротуар территориясендә ясалма тигезсезлек салу, 25 нче йорт мәйданчыгында идәнне ремонтлау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса