Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Фирүзә Закирова: " Ни дисәң дә бәрәңгесез булмый инде"

Җәй дә узып китте. Мул уңышлы көзгә аяк бастык.

Яшелчәләр булырмы юкмы дип икеләнгән авыл халкы чиләк-чиләк кыяр, помидорларын җыйды, кыфшка әзерләнеп җиләк-җимешеннән кайнатма ясады. Барысына да шөкер итәрлек. Инде менә бәрәңге алулар башланды. Уңыш төрлечә. Шул турыда халыктан кыскача гына сораштырулар уздырдык.

-Бәрәңгеләрне чәчүлеккә, ашарга да аерып базга салдык инде. Күпчелек ак сорт безнең. Бик яхшы чыкты, Аллаһының биргәненә мең шөкер. Гошер сәдакасы итеп мәчеткә дә тапшырдык. Барысына да бик ризабыз. Көннәр җылы, матур торганда бакча эшләрен бетереп куйыйк дип шушы араларда чөгендерләрне дә алдык. Алары да бик әйбәт үскәннәр, - ди Биектау авылыннан Фатыймабикә Шакирова.

-Күбрәк кызыл бәрәңге утыртабыз бакчага. Чистай якларыннан алып кайткан идек без аны. Тәмле, ярмаланып пешә торган сорт. Һәр елны уңышны мул бирде. Ә быел әллә инде вакытында яңгыр яумаганга, башка еллардагыча ук бик эре булмады. Шулай да Аллаһыма шөкер итәм, бәрәкәте белән булсын, - ди Күгәрчен авылыннан Гүзәлия Хәмәтханова.

-Ни дисәң дә бәрәңгесез булмый инде ул. Нәрсә пешерергә тотынсаң да төп ризык итеп саныйбыз аны. Шуңа күрә бәрәңге утыртканда ук җәйләр уңышлы килсен иде дип телибез. Вакытында яңгыры яуса бөтен нәрсә дә уңа. Быел барысы да булды. Бәрәңгедән дә зарланырлык түгел. Коры вакытта алынды. Иң мөһиме, черекләре юк, - ди Балык Бистәсеннән Фирүзә Закирова.

-Бәрәңгенең сары төстәгесе белән “Синий глазка” дигән сорты бик яхшы булды. Бәрәңгене майның 20 ләрендә утырткан идек. Безнең аннан да иртә утыртканыбыз юк. Уңыш ел саен яхшы була. 10 сутыйга 6 капчык чәчүлек бәрәңге утырткан булсак, 38 капчык бәрәңге алдык. Базга чәчүлек бәрәңгеләрне берәр атнадан салырбыз дип торабыз. Бу көннәрдә кабак, кишер җыябыз. Алары да бик әйбәт, - дип сөенече белән уртаклашты Яңа Арыш авылыннан Гөлнур Гәрәева.

-Бәрәңгеләрне алып базларга салдык инде. Чәчүлекләрен, ашарга дигәннәрен һәркайсын аерып куябыз. Уңышны җыяр өчен көз матур килде. Бик эре булмаса да бәрәңгеләр уртача. Шулай да бик ризабыз, исәнлек-саулык белән үзебезгә ризык булсын, - ди Тәберде Чаллысы авылыннан Кәүсәрия Фәйзуллина.

 

Әйе, бу очракта өлкәннәрнең: “Әз малыңның да күп куанычы кирәк”, дигән зирәк әйтеме искә төшә. Җыеп алган уңышларыбызның бәрәкәте булсын. Табыннарыбыздан ипи, сөтле чәй, бәрәңге  өзелмәсен!

 

Сораштыруны Фәрвәз Каюмова язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X