Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр комиссия алдында җавап тоттылар

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов рәислегендә уза торган административ комиссиянең һәр утырышында административ хокук бозулар турында берничә эш карала.

Татарстан Республикасы административ-техник инспекциясе нигезендә җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга беркетмәләр төзелә. Мондый гражданнар комиссия утырышына чакырыла һәм үз гамәлләре өчен җавап тоталар.

Административ комиссиянең чираттагы утырышында йорт яны территориясендә ПГС, утын, төзелеш чүп-чары саклаган өчен кисәтелгән Балык Бистәсендә яшәүче бер ханым катнашты. Ул җитешсезлекләрне  тулысынча үтәмәгән. Хокук бозу очрагы беренче тапкыр булганга күрә, аңа кисәтү ясалган. Ул күрсәтелгән территорияне тулы тәртипкә китереп фотоотчет бирергә тиеш. Югыйсә аңа штраф түләргә туры киләчәк.

Балык Бистәсендә яшәүче икенче бер кеше хуҗалыгы янындагы урамда тупланган такталар һәм шиферны җыештыруы турында хисап тотты. Ул дәлил буларак  фоторәсемнәр күрсәтте. Аңа беренче тапкыр кисәтү ясалган.

Районның бер эшмәкәре билгеләнмәгән урында кием сату турында реклама урнаштырган. Моның өчен тиешле беркетмә төзелгән. Бу хокук бозу кисәтү яисә 15 меңнән 20 мең сумга кадәр штраф салуга китерә. Шуны да әйтергә кирәк, кием сатылырга тиеш бина эшмәкәр милкендә,  ә кием сатучылар белән бинаны арендалау турындагы килешү телдән генә төзелгән. Тикшерү барышында кием сату турындагы белдерүне сатуны оештыручылар үзләре урнаштыруы ачыкланган. Шул сәбәпле эшмәкәр, соңыннан, алар белән эшләүдән баш тарта һәм төрле килешүләрне өзә. Комиссия аңа кисәтү ясарга карар кылды.

Әгәр эшмәкәрләр товар сату өчен безнең районга килергә теләүчеләр белән хезмәттәшлек итәргә телиләр икән, алар бу кешеләрдән районның торак пунктларын чүпләмәүләре турында кисәтергә тиешләр.

Балыкбистәлеләргә шуны да искә төшереп үтәсе килә, Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 статьясы нигезендә (3.17 статьясында каралган очраклардан тыш), җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозуган очракта: гражданнарга - административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 статьясы нигезендә, кайбер очраклардан тыш, җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу гражданнарга 2 000 нән 3 500 сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 15 000 нән 30 000 сумга кадәр; юридик затларга 200 000 сумнан 500 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Шул ук гамәлләрне әлеге затлар ел дәвамында кабат кылсалар: гражданнарга – 3 500 сумнан 5 000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 30 000 сумнан 50 000 сумга кадәр; юридик затларга – 500 000 сумнан 1 000 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә, - диде комиссиянең җаваплы секретаре Эльвина Петрова - Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексының 3.6 статьясы нигезендә, кайбер очраклардан тыш, җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозу гражданнарга 2 000 нән 3 500 сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 15 000 нән 30 000 сумга кадәр; юридик затларга 200 000 сумнан 500 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Шул ук гамәлләрне әлеге затлар ел дәвамында кабат кылсалар: гражданнарга – 3 500 сумнан 5 000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга – 30 000 сумнан 50 000 сумга кадәр; юридик затларга – 500 000 сумнан 1 000 000 сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса