Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, дәүләт хезмәтеннән файдаланыгыз!

Гамәлдәге законнар нигезендә административ хокук бозу турындагы карарның күчермәсе заказлы почта аша өч көн эчендә җибәрелә.

2014 елның октябрендә административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертелде. Алар нигезендә карарның нөсхәләре шәхси затларга, аларның ризалыгы булса дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең региональ порталларын кулланып, электрон документ рәвешендә җибәрелергә мөмкин.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе белән берлектә, юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган рәвештә теркәү комплекслары эше нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының шәхси кабинетында чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу мөмкинлеге гамәлгә ашырылды (uslugi.tatarstan.ru) . Бу хезмәт бушлай күрсәтелә.
ЕСИА стандарт хисап язмасын теркәү 2 ысул белән башкарырга мөмкин:
Гражданин үзе өйдән чыкмыйча gosuslugi.ru, сайтында теркәлү уза, шулай ук зур булмаган анкетаны тутырырга кирәк булачак.
Икенче очракта гражданин республиканың теләсә кайсы күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Ике очракта да паспорт һәм СНИЛС кирәк булачак.
    Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар турындагы карарларны электрон рәвештә алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының «ЮХИДИ хезмәтләре» бүлегендә, ЕСИА стандарт язмасын кулланып, язылу да җитә.
Транспорт чаралары хуҗаларына Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фото - һәм видеофиксацияләү комплексларыннан алынган мәгълүматлар нигезендә чыгарылган штрафлар турындагы карарларны гына электрон рәвештә алырга мөмкин.
   Татарстан Республикасы территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автоматик фото һәм видеофиксацияләү комплексларыннан алынган мәгълүматлар нигезендә чыгарылган карарларны электрон рәвештә алу хезмәтен тоташтыру алгоритмын газета сайтында (rsloboda-rt.ru) карарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса