Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында әфганчы егет Равил Гыйниятуллин истәлегенә мемориаль такта куелды

Әфганстан. Илебез тарихының әрнүле, кайгылы бер бите.

Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә-күз очрашкан язмышлар. Меңләгән үлемнәрне күргән, алданган һәм җимерелгән хыяллар иле. Авыр булса да бу тарих битен хәтер саклыгы белән еш  ачып торабыз. Чөнки онытырга ярамый.

Күгәрчен авылы егете, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Равил Гыйниятуллин да шундый ачы язмышка дучар булучыларның берсе. Шушы көннәрдә аның туган йортына мемориаль такта куелды.

Искә алу чарасында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин, әфганчы-интернационалистлар, районыбызның “Яшь армиячеләр”е, туганнары һәм авыл халкы катнашты.

Мемориаль тактаны ачу хокукы Равилнең бертуган абыйсы Мәхмүт Гыйниятуллин һәм авылдан иң беренче булып әфган җиренә сугышка кергән Габделбәр Ширияздановка бирелде.

Бер минутлык тынлык... Бу минутта һәркемнең күз алдыннан Равилнең балачагы, яшьлеге йөгереп узгандыр.

- Күпләребез бүген дә Равил абыйның армиягә киткәнен, аның авылга ялга кайтканын хәтерлидер. Җитез, нык гәүдәле, матур солдат формасыннан иде ул. Минем күңелемә дә ачык йөзле, батыр, баһадир егет булып кереп калды. Барысы да истә.  Әфганстан сугышыннан гарипләнгән күңел генә түгел, җимерелгән язмыш белән кайтучылар да булды. Әмма иң аянычы, иң авыры югалтулар иде шул...

Районыбызда әфганчыларны искә алу чарасы күптәннән оештырылып килә. Әфганчы-интернационалистлар оешмасы җитәкчесе Илдус Моталлапов инициативасы белән районыбызда бүген 20 нче мемориаль тактаны ачабыз. Шуны онытмыйк, Әфганстанда хезмәт иткән егетләр интернациональ бурычларын чын күңелдән үтәп, аны бүген дә намус белән саклап киләләр. Бу хәтер такталары үлгәннәргә  түгел, безгә бик кирәк. Хәтер сүнмәсен, батырлык онытылмасын өчен эшләнә бу, - диде үзенең чыгышында Илсур Садыйков.

Күгәрчен авылыннан 15 егеткә Әфган җирен үз күзләре белән күрергә, анда барган сугышларда катнашырга туры килә. Шуларның 14 е дөрләгән ут эченнән исән-имин чыгып, туган якка әйләнеп кайта алган.  Бу хакта Габделбәр Шириязданов үз истәлекләре белән уртаклашты. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафин, Равил Гыйниятуллинның бертуган сеңлесе Гөлфирә Шириязданова, Күгәрчен мәктәбе укучыларының  чыгышлары, әфганчы егет Газинур Баһавиев башкаруындагы җырларны да күз яшьләрсез генә тыңлап булмый иде.

-Абыйны искә алып шушындый чара уздыруыгызга чиксез рәхмәтемне белдерәм. Быел абыйның классташлары җыелып аның чардуганын алыштырдылар, инде менә аның истәлегенә мемориаль такта куелды, - диде Гөлфирә, барлык туганнары исеменнән чыгыш ясап.

Батырлык һичкайчан онытылмый. Мәктәп музеенда Равил Гыйниятуллинга багышланган махсус почмак бар. Анда аның пөхтә итеп төрелгән гимнастеркасы, фуражкасы, документлары, орден кенәгәсе саклана. Балалар оешмасы Равил Гыйниятуллин исемен йөртә. Батыр яшәгән урамга да аның исеме бирелгән.

Күгәрчен авылының сугыш һәм хезмәт ветераннары Исмәгыйль абый белән Әсма апаның 7 баласы–Миннебикә, Мәхмүт, Миннәхмәт, Тәнзилә, Гөлсинә, Равил, Гөлфирәне үзенә сыендырган нигез әнә шулай үткәннәрне кабат яңартты.

...26 июль Равил Исмәгыйль улы Гыйниятуллинның туган көне. Аңа быел 60 яшь тулган булыр иде. Аның хөрмәтенә уздырылган коръән ашы да бу көнне мәрхүмнең рухын шатландыргандыр.

Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуелса да тарихка уелып калган көннәр онытылмас. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яшәргә тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса