Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе узды

Узган атна ахырында район хакимияте мәктәп укучылары өчен Балык Бистәсенең Үзәк мәйданында бәйрәм чарасын оештырды. 

Бәйрәм дигәнебез районыбызда быел 15 нче мәртәбә билгеләп үтелә торган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе иде. Аны башка еллардан үзгә буларак, юбилей елы булгангамыдыр, ачык һавада оештырып бик дөрес эшләгәннәр оештыручылар. Чөнки бу чара чын мәгънәсендә балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләренә дә көтелмәгән олы бәйрәмгә әверелде.  
 Муниципаль район башлыгы Илдар Таҗетдинов мәйданга җыелучыларны ихлас күңеленнән тәбрикләп районыбыз эшмәкәрләренә игелекле гамәлләре белән нәни балаларны сөендерүләре өчен үзенең чиксез рәхмәтен белдерде. Җыелган әти-әниләргә һәм балаларга саулык-сәламәтлек теләп һәркайсына изге теләкләрен җиткерде.
Мондый күркәм бәйрәмне оештыру уе беренче булып кайсының  башына килгәндер, һәрхәлдә ул бик яхшы һәм дәвамлы чара булырга охшаган. Моны хәтта уку кирәк-яраклары тутырылган портфель алучы сабыйлар күзеннән дә яхшы аңларга мөмкин иде. Кайберләрендә сөенечле күз яшьләре дә җемелдәп алды. Дөресен генә әйткәндә, оештыручыларның күңеленә дә хуш килде бу чара.
– Быел без районыбызда яңа уку елы алдыннан беренче сыйныфка баручы балаларны гына түгел, берүк вакытта күп балалы, аз керемле, ярдәмгә мохтаҗ булган һәм шулай ук тәрбиягә алынган, сәламәтлекләре чикле булган балаларга да бөтен кирәк-яраклар салынган мәктәп портфельләре тапшырдык. Районыбызда быел шундый 87 гаилә булуы мәгълүм булды, – дип район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков сабыйларны сөендерүче кайбер изге күңелле эшмәкәрләребезне мактап телгә алды. Без аларның исемнәрен атамаска булдык. Чөнки, динебез болай эшләсәң, хәйрия ярдәме күрсәтү дөрес булмый дип искәртә. Изгелек җирдә ятмый, дигәндәй болай да күп гаилә һәм,  әлбәттә инде,  балалар шәфкатьле эшмәкәрләребезнең исемнәрен бик яхшы беләләр һәм моның өчен барысы да диярлек иганәчеләребезгә чиксез рәхмәтле. 
Биредә без Олы Елга авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев янәшәсендә басып торучы Миләүшә Әхмәдиева белән таныштык.  Агрофирмада тракторчы хезмәтен башкаручы ире Рафаэль белән балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Миләүшә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.   Яннарында әле балалар бакчасына йөрүче уллары бар.
– Кызым Фирдәүсә төсле балаларны сөендерүләре өчен барлык иганәчеләребезгә гаиләбез исеменнән без чиксез рәхмәтлебез. Ә кызыма бу бүләкне үзебезнең  авыл җирлеге башлыгы Фәрит абый алып биргәнгә без аңа  бу изгелекләре үзенә йөзе белән әйләнеп кайтсын иде, дигән теләктә калабыз. Шуңа җавап йөзеннән кызым мәктәптә бары тик яхшы билгеләренә генә укыячагын белдерде, - дип Миләүшә үз куанычлары белән  уртаклашты.  
Бүгенге чарадан бик күпләр әнә шундый күркәм хисләр белән таралыштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса