Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә цифрлаштыруга старт бирелде

2020 нче елның июлендә республикабызның биш районында (Әлмәт, Саба, Түбән Кама, Актаныш һәм Балык Бистәсе муниципаль районы һәм Яр Чаллы шәһәрендә) муниципаль һәм дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру проектына күчерү карары кабул ителгән иде.

Республикабызда өч ел эчендә муниципаль һәм  дәүләт хезмәтләрен электрон юнәлешкә күчерү буенча киң масштаблы эш башкарылды. Рәсәй Президенты тарафыннан да “Цифрлы икътисад” милли проекты кысаларында барлык социаль әһәмияткә ия булган эшләрне электрон юнәлешкә күчерү буенча конкрет бурычлар куелды.
Бүгенгесе көнне Балык Бистәсе муниципаль районында 116 хезмәт күрсәтү оештырылды. Аның 82-се муниципаль, 34-е дәүләт хезмәтләре электрон хәлдә 84 хезмәт күрсәтә, аның 11-е дәүләт һәм 73-е муниципаль хезмәтләр. Әлеге  73 муниципаль хезмәтләрнең барысы да Татарстан Республикасы муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре порталына кертелделәр һәм алар белән барлык район халкына  да танышып чыгу мөмкинлеге бирелде.
2021 елның 1 нче июненнән 31декабренә кадәр балыкбистәлеләрдән 378 электрон, 416 язмача заявкалар кабул ителде. Ә инде 7 ай вакыт эчендә Дәүләт хезмәте порталына - 512 электрон, 440 кәгазьгә язылган заявкалар алынды.
Районыбыз халкын бүген барыннан да күбрәк муниципаль хезмәттә җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы, төзелеш, архитектура һәм ТКХ, архив һәм мәгариф бүлекләре хезмәтләре күбрәк кызыксындыра. Шул сәбәпле Дәүләт хезмәте порталы аша яңалык буларак  теге яки бу сорауга җавап эзләп мөрәҗәгать итүчеләргә югарыда телгә алынган бүлекләр тарафыннан консултатив-аңлату эшләре киң җәелдерелде. Мисал өчен, бүген мондый эшләрне җир һәм милек мөнәсәбәтләре Палатасы белән төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлекләре аеруча актив рәвештә алып баралар. 
 Бүгенгесе көнне өйләрендә компьютерлары булмаган, катлаулы техника белән эш итә белмәүчеләр һәм өлкән буын вәкилләреннән без электрон хезмәт күрсәтүгә  җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең эш урыннарында кабул итеп заявка бирүне җайга салдык. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса