Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенә Бавария һәм Сирия Гарәп Республикасыннан чит ил экспертлары килде

 Бүген безнең районга Бавария һәм Сирия Гарәп Республикасыннан чит ил экспертлары килде.

Алар сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар барышы белән таныштылар. Аларны муниципаль район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова озатып йөрде.

Чит ил экспертлары район мәдәният йортында һәм Агротехник техникумда урнашкан 2416 һәм 2418 сайлау участокларында булдылар. Участок сайлау комиссияләре рәисләре Лилия Кәримуллина һәм Ирек Хәмидуллин чит ил кунакларын аларның участокларында сайлауларның барышы белән таныштырдылар, сайлаучыларның активлыгын билгеләп үттеләр.

Шуларның берсе - Сирия Гарәп Республикасы халык советының элеккеге депутаты Мәхмүд Әлхәсән белән безнең хәбәрчебез Идрис Әхмәтов әңгәмә корды.

- Элек Татарстан Республикасында булырга туры килдеме?

- Юк, туры килмәде, миңа сезнең республика башкаласы – Казан шәһәре бик ошады. Бик матур шәһәр һәм халкы да ачык йөзле.

- Безнең республикада Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларның барышы турында фикерегезне беләсе иде?

- Сезнең республикада сайлаулар югары дәрәҗәдә уза, безнең карашка бернинди хокук бозулар да юк, коронавирусны профилактикалау чаралары да үтәлә.

Сез бу мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгага бик яхшы әзерләнгәнсез. Якшәмбе ял көне булганлыктан сайлау участокларында кешеләр булмас дип уйлаган идем. Тик киресенчә, тавыш бирү актив төстә бара. Барысы да тулы тәртиптә. Видеокүзәтү камералары төзек. Хокук саклау органнары вәкилләре дә яхшы эшли.

Чит ил экспертлары Балык Бистәсе районында Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлаулар барышыннан канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса