Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының мәктәпләренә уңай бәя бирелде

Һәр мәктәп, балалар бакчасы яңа уку елы башланыр алдыннан эшчәнлекләренә әзерлеккә тикшерү узарга тиеш.

Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Николай Карпеев, Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлегенең өлкән инспекторы Алексей Гречанюк, мәгариф бүлегенең җаваплы хезмәткәрләре составындагы комиссия үз эшен район балалар иҗаты үзәгеннән башлады. Ул видеокүзәтү, каравыл һәм янгын сигнализациясе, җиһазларының төзеклеген, шулай ук терроризмга каршы куркынычсызлык, керү һәм чыгу юлларын, территориянең чисталыгын тикшерде.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков 10 нчы августта мәктәп директорларының барысы да террорчылыкка каршы комиссия утырышына чакырылачак, анда балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышу булачак, дип хәбәр итте.  
Балык Бистәсе гимназиясендә бинаны капиталь ремонтлау бара. Биредә контроль-үткәрү пунктының тревога бирү кнопкасы һәм металл детекторның эшләве, журналларны тутыру тикшерелде. Әлеге уку йортында яңа видеокүзәтү системасы урнаштырылачак, яңа җиһазлар кайтартылачак. Бүгенге көндә спорт залында эш төгәлләнеп килә. Идәннәр буялган, яңа санузел, душ бүлмәсе ясалган.
Район үзәгендәге балалар бакчаларында, моннан тыш балаларның иртән килү вакытлары, температура үлчәү, карау, савыт-саба билгеләнүе турында  журналларның алып барылуы тикшерелде. Комиссия «Йолдыз» балалар бакчасы коллективының бай фантазиясен (русчага тәрҗемә иткәндә йолдыз дигәнне аңлата) билгеләп үтте. Территория чәчәкләргә күмелеп, балалар өчен ясалган, ата-бабаларыбызның авыл тормышын чагылдырган әкият почмагы күзләрне сөендерә. Биредә җил тегермәне дә, умарталык та, кое да, үрдәкләр һәм казлар торган чирәмлек тә бар. Бинага керү алдыннан биш очлы йолдыз каршы ала, аны гирлянда белән бизәргә ниятлиләр. Борынгы өй предметлары булган матур почмакларны без бина эчендә дә күрдек.  
Бу көнне комиссия балалар сәнгать мәктәбендә, Агротехник техникумда, башка мәктәпләрдә тикшерү үткәрде.
Һәр җитәкче үз мәктәбен, балалар бакчасын лаеклы тотарга тырыша.  Аларның эшенә комиссия уңай бәя бирде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса