Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район мәктәпләре яңа уку елына әзерме?

 Бу көннәрдә районыбыз мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеген тикшерү бара.

Һәркемнең үзе җитәкләгән уку йортын җиренә җиткереп хәстәрләргә тырышуы күркәм күренеш. Кайсы гына мәктәпкә барып чыксаң да үзгәрешләргә, яңарышларга тап буласың. Бу инде урыннарда булсын дип тырышып, күңел биреп эшләүнең бер мисалы.

Район мәгариф бүлегенең җаваплы хезмәткәрләреннән торган абруйлы комиссия составында без дә районыбызның кайбер уку йортларында булдык. Шунысы куанычлы, кайсы гына мәктәпкә барып чыксак та зур хәстәрлек күзгә ташлана. Берәү дә финанслау булмавына яисә кайбер башка сәбәпләрне алга куеп акланмый, башкарган гамәлләре белән таныштырырга ашыга. Ә без бу көнне күбрәк район үзәгеннән ерактарак урнашкан авыл мәктәпләрен урап кайттык.

Һәр вакыттагыча Ямаш мәктәбе үзенең чисталыгы, пөхтәлеге, башка еллардан үзгә буларак, күзгә күренерлек матур яңалык кертүләре белән аерылып тора. Елның-елындагыча биредә быел да җиләк-җимештән мул уңыш алуга ирешкәннәр. Эчке ремонт эшләре өчен өстәмә финанслау чыганагы булдырганнар. Мәктәп янәшәсендә җыйнак кына итеп ял урыннарын – фонтан булдырганнар.

Күки мәктәбендә дә күңелгә хуш килерлек нәрсәләрне күпләп санап китәргә мөмкин булыр иде. Әмма күп еллар дәвамында аларның тәмам үзәккә үткәннәрен генә телгә аласыбыз килә. Быел биредә җылылык трассасына капиталь ремонт эшләре башкарылган. Районыбызның Илназ Нәгыймуллин җитәкчелегендәге “Татгазстрой” оешмасы хезмәткәрләре биредә һәм башка күп кенә уку йортларында зур күләмле эшләр башкарганнар, яңа җылыту җиһазлары урнаштырганнар. Балалар өчен бина эчендә җылы бәдрәф тә эшләячәк. “Кояшкай” балалар бакчасының әзерлегенә дә тел-теш тидерерлек түгел.

Шомырбаш, Таулар мәктәпләре дә инде күптәннән укучыларны каршы алырга әзер. Биналарда байтак кына эчке бизәү, агарту, буяу эшләре башкарылган. Авылдаш иганәчеләре ярдәмендә яңа парталар, язу такталары кайтарып урнаштырганнар. Мәктәп интернет челтәренә тоташтырылган. Мәктәп яны тәҗрибә участогында да җиләк-җимештән мул уңыш алуга ирешкәннәр.

Гадәттәгечә Котлы Бөкәш, Биектау, Шомбыт мәктәпләренең дә яңа уку елына әзерлекләре мактауга лаек. Эчке ремонт, төзекләндерү эшләренә кирәк- яракны күбесенчә бакчадан кергән табыш хисабына башкарып чыкканнар. Югарыда телгә алынган һәр мәктәптә җиләк-җимеш үстерү нык алга киткән. Кайнатмаларын да мулдан хәстәрләгәннәр алар. Әлбәттә инде башка еллардагы кебек укучы балаларның да ярдәме булган. Күп кенә укучылар җәй аенда бакчада булышырга үзләре теләк белдергәннәр.

Эшкә күңел бирсәң була шул. Бу мәктәпләрнең һәркайсына уку елына әзерлек буенча һич икеләнүсез беренче урыннарны бирергә мөмкин. Тик таләпчән комиссия ничек карар - анысы әлегә билгесез. Мәктәпләрне яңа уку елына әзерлеккә нәтиҗә ясалганнан соң, үрнәк саналганнарын, 26 нчы август көнне укытучыларның август киңәшмәсендә тантаналы төстә билгеләп үтәчәкләр.

 

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса