Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе район ашлык кабул итү предприятиесе тулы куәтенә эшли

Район ашлык кабул итү предприятиесе бүген тулы куәтенә тотрыклы эшли торган ышанычлы коллективка әверелгән.

Элеккеге еллардан үзгә буларак алар сезонлы эшне онытып бердәм, дус, тату оешма туплауга ирешә алганнар. Бүген биредә 46 кеше хезмәт куя. Алар ел дәвамында тулы эш урыны белән тәэмин ителгәннәр. Иң әһәмиятлесе, монда барысы да үз эшләренең чын осталары. Һәркайсы үз юнәлешен табып, аны даими үстереп, белемен күтәрү өстендә тырышып хезмәт куя. Коллективның маягы булырлык ышанычлы яшьләр дә байтак. Алар хакында предприятие директоры Андрей Бельский зур горурлык белән телгә алды.

-Кыш айларында эш юк дип хезмәткәрне чыгарып җибәрсәң, аның кабат бирегә килүе икеле. Ул үзенә яхшырак, ышанычлырак эш урыны эзли башлаячак. Аннары һәр хезмәт кешесенең гаиләсе, балалары  булуын да онытырга ярамый, - ди җитәкче.

Чыннан да хезмәт кешесенә кадер-хөрмәт бар монда. Узган ел биредәге хезмәткәрләргә кош-корт, терлек асрау өчен ярты бәядән генә ашлык таратканнар. Бу күркәм кызыксындыру чараларын киләчәктә дә дәвам итәргә исәпләре. Ел дәвамында бәйрәмнәр, туган көннәрне дә бергәләп күңелле итеп билгеләп үтү матур гадәткә әйләнгән.

Коллектив исә белемле, өметле кадрлар хисабына яңарыш кичерә. Узган ел район авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаган Алмаз Шакиров белән Альфред Халитовны кабул иткәннәр. Алар инде кыска гына вакыт эчендә үзләрен уңай яктан күрсәтүгә ирешә алганнар. Яшь хезмәткәрләр Айдар Зарипов белән Альмир Шәфигуллиннар да сынатмый. Алар барысы өчен дә остазлары Исрафил Гәрәев белән Валентина Огневага рәхмәтле икән. Кыш айларында коллективның бердәмлеге, уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә байтак кына төзекләндерү эшләрен башкарып чыкканнар. Хәзер алар осталарны читтән эзләмиләр, үзләре алыналар. Әнә 1936 елларда ук сафка бастырылган ашлык саклау складына һәм 63 ел элек төзелгән бөртек киптерү җайланмасына менә дигән итеп капиталь ремонт үткәргәннәр. Бүген монда барлык механизмнар көйле эшли. Элеккеге кебек яңа китерелгән ашлыкны көрәкләр белән транспортерга көрәүләр онытылган. Барысын да трактор башкара. Монда алар берничә. Һәркайсында Александр Иванович Фошунов кебек бай тәҗрибәле механизаторлар хезмәт куялар. Хәзер авыр кул хезмәте сирәк кулланыла.

Урып-җыю эшләре башыннан биредә бер мең тоннадан артык икмәк кабул ителгән. Дымлылыгы нинди булуга карамастан барысын да алып урнаштыралар.

Алдан төзелгән килешү нигезендә икмәкне сатып алу һәм вакытлыча саклау чаралары да киң кулланыла. Үз эшчәнлеген яңа башлаган фермерлар гына түгел, эре предприятиеләр, кошчылык фабрикалары да бу хезмәттән киң файдаланалар. Чөнки уйлап, барысын да исәпләп эш итмәсәң, кайтарып аударган ашлыгыңны әледән-әле күчереп тормасаң, берничә көн эчендә аның янып әрәм булуы ихтимал. Ә биредә көннәр явымлы торса да, китергән бөртекләр артык дымлы  булуына карамастан, ашлыкны әрәм итүгә юл куймыйлар - күңелең тыныч. Балык Бистәсе ашлык кабул итү предприятиесе әнә шулай киләчәк турында уйлап нәтиҗәле эшләргә омтыла.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса