Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе кайчан чүптән арыныр

Кайберәүләр мөгаен, тагын шул балык башы инде, дип безнең кабаттан экология темасын күтәрүебезгә ачулары да киләдер.

Дөресен генә әйткәндә, үзебез дә кабат моны бик теләмичә генә телгә алабыз. Алынмыйча да булмый шул бу темага. Кызганычка каршы, кайберәүләргә матур итеп әйткәннәр тиз генә барып җитми, ә бәлки ишетергә  теләмиләрдер. 
Әмма ничек кенә булмасын, минемчә, аны әлегә һич кенә дә читкә куеп булмый. Районыбыз җитәкчелеге тарафыннан бүген урамнарны тәртипкә китерү, яшәгән җиребезне матурлау, шәһәрчә зәвыклы итеп төзекләндерү, бизәү эшләре бер минутка да тукталып тормый. Кыскасы, аларның барысы да биредә яшәүчеләр өчен уңайлы, җайлы, комфортлы булсын өчен эшләнә. Шуның уңай нәтиҗәсе буларак бүгенгесе көнне инде районыбыз үзәге күзгә күренеп матурлана, ямьләнә. Хәзер бирегә хәтта чит илдән кайткан якын кешең белән килеп, рәхәтләнеп тынычлап ял итеп сөйләшеп утырырга мөмкин. Йөз кызарырлык түгел.  Әмма, шул ук вакытта район үзәгендә яшәүче кайберәүләр үзләренең начар гамәлләрен әле дә дәвам иттерүләләре нык эчне пошыра. Әйтик, балалар мәйданчыгы янында сабыйларының мавыгып уйнауларын читтәге җайлы итеп эшләнгән урындыктан күзәтеп утырган яшь аналар кәгазь кисәкләрен махсус савытка салмыйча, читкә ташлауларын гадәти хәл итеп саныйлар. Шулай ук, ник шунда якын тирәдә яшәүче берәү килеп котырып үсеп утырган чүп үләннәрен чабып тәртипкә китерсен. Барысы да ни өчендер боларның һәммәсен ЖКХ хезмәткәрләре килеп чистартырга, тәртипкә салырга тиешләр дип нык ялгышалар. Ә уйлап карасаң, андый заманалар инде күптәннән узып китте. 
Боларның барысына да Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марс Мәгыйзов нык борчылуын белдерде. Аның сүзләренә караганда мондый җәмәгать урыннарын чүп үләннәрдән арындыруга, чүпләрне җыештыру эшләренә район бюджетында бер тиен дә акча салынмаган. Һәр нәрсәгә бүген бары тик халыктан җыйналган үзара салым акчасы хисабыннан гына түләргә мөмкин. Кызганычка каршы, әле аны да бүген кайберәүләр,бик зур акчага санап, үзара салым түләүдән читләшү җаен эзлиләр. Барыннан да бигрәк бүген әнә шулар арасыннан нык остарып ”күрше районда тегене ясаганнар, моны эшләгәннәр”-дип тавышланырга яраталар.  Бу инде башка тема булса да әйтмичә булдыра алмадым. Без тирә- юндәге тәртип, чисталык кебек бүгенгесе көнне аеруча әһәмиятле теманы күтәреп чыккан идек. Аны дәвам итеп, райондашларымның игьтибарын кабат үзебез яшәгән урамыбыз, йорт-җиребез тирәсендәге  чисталыкка юнәлдерәсем килә. Чөнки әле шушы көннәрдә генә район хакимиятендә үткән киңәшмәдә башлыча шул мәсьәләгә киң тукталдылар. Анда, район үзәгендә кайбер йорт тирәләрендә котырып үскән чүп үләннәрен чабып тәртипкә китермәгәнлектән, шул тирәләрдә яшәүчеләрне район административ техник инспекциясе җитәкчесе Фәрит Хәсәнов тарафыннан җавапка тарту, штраф санкцияләрен киң кулланырга кирәклеге дә телгә алынды. Кызганычка каршы, безнең халыкка бүген башкача йогынты ясап булмый. Шуңа барлык райондашларыбызны тәртипкә чакырасы, бигрәк тә контейнерлар тирәсенә бакчадан чыккан чүп үләннәрен өймәскә кирәклеген тагын бер кат искәртеп үтәсе килә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса