Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе аграр яшьләр берләшмәсе гаиләсендә

Районыбызның актив яшьләреннән төзелгән команда “Бер көймәдә” (“В одной лодке”) уены уздыру өчен 70 000 сум күләмендә грант отуга иреште.

 Хәтерләсәгез, апрель ае ахырында Инстаграмдагы социаль челтәребездә “Молодо не зелено” командасына Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган “Авыл көче” (“Сила Села”) конкурсының сайлап алу турын узуда ярдәм итүегезне сорап пост урнаштырган идек. Уртак тырышлык белән команда алга узып кына калмады, ә бәлки өйрәнү программасы стартына грант  отуга да иреште.

Биш кешедән торган ( Олеся , Фирдисә Бакирова, Дарья Вильчинская, Айдана Джусупова, Станислав Мишин) командага үз инициативаларының максатлары, бурычлары  турында бер минутлык видео төшерергә кирәк иде. “Молодо не зелено” проектының асылы- авыл яшьләренә биш юнәлештә (иҗат, сәламәт яшәү рәвеше, авыл хуҗалыгы, туризм һәм финанс  грамоталылыгы) авылның үсеш перспективаларын күрсәтү. һәм әлбәттә, яшьләрнең буш вакытларын кызыклы чаралар белән төрлеләндерү.

Команда яшьләр өчен укыту модуле оештырырга тели, анда  җирле хезмәт алдынгылары һәм активистлар үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар.

Без биш юнәлештә үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга, авылда үз юлларын табулары турында сөйләргә әзер булган 30 га якын актив кешене җәлеп итәргә планлаштырабыз. Шул рәвешле, зур шәһәрләрдә генә түгел, ә бәлки авылда да һөнәри яктан үсәргә, уңышларга ирешергә мөмкин булуын күрсәтергә тырышабыз. Без үз алдыбызга ниндидер бик зур максатлар куймыйбыз. Әмма укучылар арасында берничә генә кеше авылда калырга ризалык бирсә, яки үсеше өчен яңа тармак сайласа- бу безнең өчен зур җиңү булачак. Сер түгел, яшьләр эш урыннары юклыктан, хезмәт хакы түбәнлегенән генә түгел, ә бәлки инфраструктура булмаганлыктан да авылларда калырга теләмиләр.  Ә без авыл яшьләренә күңел ачу өчен бик күп ысуллар уйлап табарга, яңалыкка омтылырга мөмкин булуын күрсәтергә телибез.

Безнең проектта эшмәкәрләр кадрлар резервы булдыру максатында катнашырлар дип уйлыйбыз. Күп кенә эшмәкәрләр озак вакытлар гади генә вазыйфага да барлык таләпләргә җавап бирә торган хезмәткәр таба алмыйлар. Иҗади кешеләр туризмда, хоббида, спортта акча эшләү буенча кызыклы идеялары белән уртаклашырлар.  Без шулай ук бүгенге көндә бик кирәк булган финанс грамоталылыгын да читләтеп уза алмыйбыз.

Хәзерге вакытта без остаз-экспертлар җыябыз. Әгәр  проектта катнашырга теләсәгез,  без тыгыз хезмәттәшлеккә әзер.

“Бер көймәдә!” ( “В одной лодке”) бердәмлек уены уздыру безнең проектның башлангыч ноктасы булачак. Безнең уебызча, командаларга бер максат- үз көймәләрен төзү өчен берләшергә кирәк . Ә төзелеш өчен материалларны конкурслар узып табу сорала.  Бу уенны агымдагы елның август аенда, санитар-эпидемологик шартлар яхшыргач уздыру планлаштырыла. Ә сентябрь аенда өйрәтү программасына старт биреләчәк.

Үсеш этаплары һәм башкарылган эш турында команданың Инстаграм социаль челтәрендәге бите (@molodo ne zeleno ), шулай ук команда әгъзаларының аккаунтларында   танышып барырга мөмкин.

 

lyceu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса