Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алия Карачурина: " Кемдер көнләшеп, миңа ачу белән яза"

Җырчы Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина бергәме? Соңгы арада бу сорауны бик еш ишетергә туры килә.

 Ә без исә, Алияне «Ни хәл?» сәхифәсенә кунакка чакырып, күпләрне борчыган сорауга да җавап табарга тырыштык, иҗаттагы, тормышындагы яңалыкларын барладык.

– Ни хәл?  

– Аллага шөкер, барысы да яхшы. Әллә ни зур яңалыкларым юк. Җәем яңа сезонга әзерләнеп үтә. Яңа матур җырлар яздырабыз. Шуңа да күбрәк Казанда мин. Быел Сабан туйларында да шактый чыгыш ясарга туры килде. Кыскасы, тик тормадык.

– Яңа сезон башланырга да күп калмады. Быел тамашачыны янә үз концертың белән сөендерергә ниятлисеңме?

– Яңа сезонга ниятләрем башка төрлерәк. Әлегә үз концертым белән гастрольләргә чыгарга җыенмыйм. «Минем концерт куясым, гастрольләргә чыгасым килә», – дип кенә эшләнә торган эш түгел шул ул. Үз концертыңны тиешле дәрәҗәдә кую өчен бик зур тырышлык кирәк. Мин моңа бик җитди карыйм. Быел да яңа сезонны Ришатның (җырчы Ришат Төхвәтуллин. – Ред.) төркеме белән башлармын дип торам.

– Синең тавышың шундый иркен, үз тыңлаучың да бар. Ришатның төркеменнән аерылып, үзең генә җырлау теләге юкмы?

– Мин кечкенәдән үземне зур сәхнәдә күз алдына китереп үстем. Ләкин үсә торгач, фикерләр дә, максатлар да, хыяллар да үзгәрә икән. Бүгенге иң зур хыялым – үз гаиләмне кору. Киләчәктә ни булыр, әмма сәхнәне бөтенләй ташлыйсым килми. Гаилә тормышын сәхнә белән бәйли алсам, мин, әлбәттә, бик бәхетле булыр идем.

 

Ришат белән гастрольләрдә йөргәндә дә һәм, гомумән, үземне һич кенә дә «икенче план җырчысы» итеп тоймыйм. Тамашачылар аның концертларын миннән башка күз алдына китерә алмый башлады, ел саен көтеп алалар. Шушы концертлар миңа үз тамашачымны, тыңлаучымны табарга ярдәм итте. Моның өчен Ришатка бик рәхмәтле мин.

– Шактый еллар җырласаң да, сәхнәдә үзеңне бик тыйнак тотасың. Тормышта да шундыймы син?

– Мин – тормышта да тыныч, тыйнак кеше. Мактануым түгел, әлбәттә, дусларым да моны раслар. Ләкин без барыбыз да – кешеләр, төрле чагыбыз була. Мин тиз кызам һәм тиз суынам. Бик якын кешеләр авыр сүз әйтсә, бик нык ачуланам. Бер начар сыйфатым бу. Ләкин миңа онытыр өчен күп вакыт кирәкми.

*****

«Тыйнаклык – яхшы тәрбия җимеше ул. Үземне белгәннән бирле, безнең өйдә һәрвакыт татарча җырлар гына яңгырады. Мин артистларның үз-үзләрен тотышын күреп, аларның зәвыгына сокланып, менә чын артист шундый булырга тиеш ул, дип үстем. Шул сеңеп калгандыр».

– Син бик зәвыклы. Бу – еллар буе җыелган тәҗрибәдәнме, тырышлык нәтиҗәсеме, әллә канда булган сыйфатмы?

– Әйткәнемчә, кеше тормышында тәрбия бәһасез роль уйный. Бу үз-үзеңне тотышта да, киенү рәвешендә дә, аралашуда да чагылыш таба. Кеше алган тәрбия дә, ул үзе дә, эчке дөньясы да үзенчәлекле бит. Ә зәвык эчке дөньяның бай булуына бәйле дип уйлыйм мин.

– Бүген татар эстрадасында сыйфатсыз җырлар артты, диләр. Ләкин мондый җырларның да үз тыңлаучысы бар. Бу турыда ни уйлыйсың?

– Һәр җырчының үз тыңлаучысы бар. Бу элек тә шулай булган, хәзер дә. Замана әнә ничек тиз үзгәрә бит. Җырчылар нишли? Әлбәттә, халыкка мондый җыр ошый икән, дип, кеше фикеренә иярә дә шундый җырлар иҗат итә. Минемчә, бу – нормаль күренеш. Заманасы үзгәреп торгач, җырлары да үзгәрә инде.

– Ришат белән мөнәсәбәтләрегез турында сорау бирми калсам, укучыларыбыз кичермәс. Сезнең турыда кабаттан сүзләр йөри. Чыннан да, сөйләрлек сәбәп булдымы?  Әллә бу – «Инстаграм»да таралган «утсыз төтен»нәрнең берсеме?

– Сөйләрлек сәбәп гел бар инде ул, көн дә диярлек бирәләр бу сорауны. Ләкин мин шәхси тормышымны беркайчан «Инстаграм» аша күрсәткәнем булмады. Шәхси тормыш – шәхси инде ул, нинди генә сораулар бирсәләр дә, җавабым шул. Кеше үзе тели икән – сөйли, теләмәсә – юк. Мин менә сөйләмим һәм әлегә теләгем дә юк. Ришат белән булсынмы ул, башка  кеше беләнме…

– Мондый имеш-мимешләргә каршы «иммунитет»ың бардыр инде синең?

– Әлбәттә, сораулар күп һәм даими булгач, ияләнеп беттем инде. Кемдер безнең мөнәсәбәтләр, киләчәгебез өчен борчылып яза, «төшкә керә башладыгыз» диючләр дә бар. Кемдер көнләшеп, миңа ачу белән яза. Ни генә дисәләр дә, ямьсез сүзләр белән җавап кайтарганым булмады. Матур итеп, җайлап кына җавап биргәч, гафу үтенүчеләр дә була.

 

Блиц-сораштыру

– Сәхнә  ул – …

– … әкият!

– Хатын-кызлар арасында кумирың бармы?

– Татар эстрадасын алсак, Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова, Гүзәл Уразова. Чит ил җырчыларыннан – Beyonce, Rihanna. Рус эстрадасы җырчылары арасыннан соңгы арада Полина Гагаринаның иҗаты ошый.

– Өстәл китабың?

– Бүген Джон Стрелекиның «Возвращение в кафе» китабы һәрвакыт кул астымда. Соңгы арада әлеге авторны укыйм. Айгөл Әхмәтгалиеваның «Ак читек» китабы да бик истә калган.

– Ришат – иң беренче чиратта, яхшы…

– … җырчы.

– Биш елдан соң үзеңне кайда һәм кем итеп күрәсең?

– Иң бәхетле хатын, иң бәхетле әни һәм иң бәхетле җырчы итеп күрәм.

– Иң бәхетле көнең?

– Үз концертым.

Тулырак: http://baltaci.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/aliya-karachurina-rishat-tkhvtullin-beln-mnsbtlre-turynda-sylrlek-sbp-bar-inde-ul

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса