Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алдан тавыш бирү-сайлаучы өчен яхшы мөмкинлек

 Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе Балык Бистәсе районында «Бердәм Россия» партиясе праймеризын үткәрүдә ничек чагылды? Бу хакта «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлеге башкарма сәркатибе Айнур Мингарипов сөйләде.

- Минем фикеремчә, алдан тавыш бирү – сайлаучыга кандидатларны яхшырак белү, аларның эшчәнлекләрендә нәрсәгә өстенлек бирүләрен, һөнәри осталык дәрәҗәсен, кешеләргә ярдәм итү теләгенең нинди булуын аңлау өчен яхшы мөмкинлек. Бу процедура һәр сайлаучыга депутатлыкка кандидатларны турыдан-туры билгеләү хокукы бирә.

“Бердәм Россия " - төрле дәрәҗәдәге сайлауларга кандидатларны сайлау өчен праймериз процедурасын куллана торган бердәнбер партия. Быел «Бердәм Россия» партиясе пандемия аркасында онлайн-форматта алдан тавыш бирү үткәрде. Балык Бистәсе районында алдан тавыш бирү 24 майдан 26 майга кадәр барды. Бүгенге көндә праймериз уңышлы тәмамланды. Нәтиҗәләр 31 майда ясалачак.

Җиңүчеләр сентябрьдә узачак сайлауларда «Бердәм Россия» исеменнән катнашачаклар. Бу этапта муниципаль сайлауларга кандидатлар исемлеге төзелә. Сайлаулар 2020 елның 13 сентябренә планлаштырылган. Кандидатлар өчен сайлаучылар тавыш бирә. Алар-праймериз үткәрү буенча оештыру комитеты карары нигезендә тавыш бирү хокукына ия булган партия әгъзалары. Тавыш бирү- рейтинглы . Сайлаучылар үз тавышларын бер кандидат өчен дә, электрон бюллетеньгә кертелгән берничә кандидат өчен дә бирергә хокуклы. Кандидатларга килгәндә, аларга карата таләпләр үзгәрешсез кала. Алар намуслы, җаваплы, ярдәмчел, профессиональ яктан әзерлекле кешеләр булырга тиеш. Шулай ук үзләренең төп эш урыннарында да абруйлы булулары, кешеләр белән эшләү күнекмәләре булу да кирәкле шарт. Кандидатларның коррупциягә бәйле булмавы, хөкем ителмәгәнлеге безнең өчен бик принципиаль таләп булып тора. Кешеләр белән эшләү-ачык булырга тиеш, алар сайлаучылар алдында уч төбендәге кебек бит. Шуңа күрә бер кандидатка бәйле тискәре күренешләр дә бөтен партиядә дә чагылырга мөмкин. Праймеризда катнашкан кандидатлар арасында халыкта абруй

казанган җәмәгатьчелек вәкилләре, педагоглар, табиблар һәм, әлбәттә, авыл җирлекләре башлыклары күп.

 

фото архив.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса