Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

"Илне саклау изге бурыч",- диләр ир-егетләр

 Гомер-гомергә Ватанны саклау ир-егетләрнең изге бурычы булып саналды.  Хәрби хезмәттә булу ир-ат өчен үзе бер дәрәҗә булды.  

Бүген вәзгыять беркадәр үзгәрсә дә, яшүсмерләребез арасында хәрби хезмәтнең популярлыгы кимеми, ватанны саклау төп үзәк мәсьәлә булып кала бирә. Моның шулай икәнен, хәрби хезмәткә китәргә әзерләнеп йөрүчеләр белән аралашканда да күрергә,сизәргә мөмкин. Ә тулаем, районыбыз яшьләре кыю, әзерлекле,  батыр йөрәклеләр безнең.  Халкыбыз Бөек Җиңү көнен билгеләп үткән вакытта, район үзәгендәге мәйданда күптәнге танышым Александр Гашевны  очраттым. Аның белән  аралашканда да сүзебез шул хакта  ялганып китте. Ул үзе отставкадагы офицер булгач патриотик тәрбиянең асылын, Ватан алдындагы изге бурычның мәгънәсен бик яхшы аңлый. Якташыбыз, үзвакытында Балык Бистәсе егете, хәзер инде генерал дәрәҗәсенә ирешкән Хәмит Камалов белән бер хәрби училищеда укыганнар. Шуннан соң  юллары аерылса да араны өзмиләр алар, элемтәдә торалар, аралашып яшиләр. Сүзебезне бүгенге яшьләребез дән башлаган идек. Аның улы Алексей да бүген үз язмышын әтисе төсле хәрби хезмәт белән бәйләгән икән. Егет районыбызда туып үскән, Балык Бистәсе  2 нче мәктәбендә белем алган. Мәктәп елларыннан ук ул үз вакытын бушка уздырмаган, ныклап спорт белән шөгыльләнгән. Җәен волейбол, кышын хоккей уйнарга яраткан, ярышларда актив катнашкан. Мәктәптә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач һөнәри техник училишеда дүрт ел укып ир- егетләр өчен тормышта кирәкле булган техника серләрен үзләштергән. Хәрби хезмәткә алынгач ул Санкт-Петербург шәһәрендә кече офицерлар хәзерләү уку йортында, аннан соң хәрби Академиядә белем алган.  Бүгенгесе көнне майор дәрәҗәсендә. Гаиләсе белән Волгоград шәһәрендә гомер кичерә.  Еш кына командировкаларда була. 2015-2016 елларда Донецк  белән Луганск халык республикаларында өчәр ай булып кайткан. Хәзерге вакытта, Таулы Карабахта вакытлыча командировкада. Үз хезмәте хакында күп сөйләргә яратмаса да, хәрби хезмәтеннән канәгать икәнлеге сизелеп тора. Күп кенә дәүләт бүләкләренә лаек булган. Бу уңышлар яшьтән хезмәт чыныгуы алып үсүенең уңай нәтиҗәсе. Ул моны үзе дә инкарь итми. Һәрвакыт әти-әниләренә, укытучыларына барысы өчен дә рәхмәтләрен белдерә. Аның бүген чын ир- егетләр һөнәренә ия булуы күпләр өчен горурлык. Илебез сагында шундый егетләр, курку белмәс офицерлар булганда тормышыбыз тыныч булыр дигән ышаныч бар. 

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса