Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үз дәүләтчелегебез –үзгәрешләр җирлеге

1990 елның 30 августында ТАССР дәүләт суверенитеты турында Декларациягә кул куелды.

Бу-милләтнең үзаң үсешендә тагын бер зур этәргеч елы булды. Шулай итеп ТАССР Татарстан Республика статусына күчә. Инде менә 25 ел шушы биеклектә яшибез. Үзгәрешләр күз алдында. Бу җәһәттән Балык бистәсе районы нинди үзгәрешләр кичерде, дигән сорауга җавап эзләп райондашларыбыз белән сөйләшеп алырга булдым.
"Алга үсеш сизелә. Һәм бу нәтиҗәләр бирде. Шул ук вакытта үткәнне дә онытырга ярамый. Минемчә, үткәне белән бүгенгесе бер-берсен тулыландырып тора",-диде хәзерге вакытта лаеклы ялда булган Марсилә Садыйкова. Авыл хуҗалыгы идарәсендә 25 елдан артык хезмәт куйган, үз эшен энәсе-җебенә кадәр белгән Фәйзрахман Нотфуллинның әйтер сүзләре күп булды.
"Юлларны төзекләндерәләр, яңасын ясыйлар. Анысы уңай күренеш. Ләкин авылларда мәктәп-бакчалар ябыла, шунысы кызганыч. Монысы өчен без берникадәр дәрәҗәдә үзебез дә гаепле. Элеккечә, бер генә хуҗа булып яшәгән булсак, минемчә, яшәеш башка юнәлеш алган булыр иде. Хәер, заманасы да үзгәрә бит инде аның. Бүгенге җитәкчеләргә идәрә итү җиңел түгел",-диде ул.
Балалар иҗат үзәге җитәкчесе Рәйхана Иминова мондыйрак фикерләр әйтте. "Үзгәрешләрне начар дип әйтә алмыйм. Тырышып яшәгән кешегә барлык мөмкинлекләр дә бар. Ялкауланмаска гына кирәк. Район үзәгенә генә игътибар итегез. Күпме төзекләндерү эшләре барды. Яшьләр өчен дә нинди генә программалар уйлап тапмадылар. Балалар хәрәкәте буенча да варислар, эзтабарлар эшләп килә. Хәзер нинди муллыкта яшибез, кибетләрдә нәрсә теләсәң шуны алып була",-диде ул.
-Мөстәкыйльлек алганнан соң республикабыз авылларына газ керде. Юллар яңартылды, мәдәният йортлары, мәктәпләр төзекләндерелде. Мәдәният һәм авыл хуҗалыгы алга китте. Яңа технологияләр үсеш алды. Балык бистәсендә генә бик күп программалар эшләп килә. Күп катлы йортлар төзекләндерелде, яңалары салынды. Ветераннарыбызның торак шартлары яхшыртылды. Эшлим дигән кешегә мөмкинлекләр тудырылып тора. Яшьләр программасы, авыл хуҗалыгы буенча субсидияләр бирелде. Яшьләргә ял итү өчен район үзәгендә "Дельфин" комплексы, спорт мәйданчыклары, яр буенда причал төзелде. Бу минемчә яхшы үзгәрешләр, тормыш-көнкүрешебезнең алга китүе,-дип сөйләде "Бердәм Росиия" партиясенең Балык бистәсе территориаль бүлеге Советы рәисе Мөдәрис Гаянов.
Тулырак язманы газетадан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Фото: business16.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мөстәкыйльлек алганнан соң республикабыз авылларына газ керде Яңа технологияләр үсеш алды