Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тяб.Чаллы авылындагы «Сахра» чишмәсе яңа сулыш алды

 Тәберде Чаллысы авылында берничә чишмә бар. Узган атна ахырында төзекләндерү эшләреннән соң “Сахра” исемлесен ачу тантанасы булып узды.

Безнең ата-бабаларыбыз авылга нигез салганда гадәттә калку урыннарны сайлаганнар. Яр буйларында бәреп чыккан чишмәләрдән су алганнар. Чишмәнең чиста суы кешегә көч биргән, кайбер сырхаулардан дәвалаган.

“Сахра” чишмәсенең бүгенгесе кешеләрне шатландыра. Чишмә өстенә корылма ясалган, аңа баскыч эшләнгән, басма салынган, утыргычлар урнаштырылган. Бу эшләр “Бердәм Россия” сәяси фиркасенең җирле төбәк бүлеге башлангычы белән, социаль әһәмиятле проектлар конкурсындагы грант  бирелеп тормышка ашырылды.

2019 нчы елда “Бердәм Россия” сәяси фиркасенең җирле төбәк бүлеге  Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Балык Бистәсе мөхтәсибәте белән берлектә “Чишмәнең икенче тормышы” проекты (җитәкчесе Айсылу Сәхапова) җиңү яулады. Болар барысы да НКОлар арасында «Бердәм Россия» партиясе инициативасы белән эшләнгән грантлар конкурсында җиңүче Айсылу Сәхапова һәм мөхтәсиб Рамазан хәзрәт Хисаметдинов ярдәмендә эшләнде.

Тантанага авыл халкы җыйналды. Хатын-кызлар матур бизәкле чиләкләр белән суга килгәннәр. ”Бу чишмәнең суын безнең әти-әниләр, әби-бабалар файдаланганнар. Без шунда үстек“, - дип сөйләде Наҗия Дәүләтшина.

Авыл җирлеге башлыгы Габдрәшит Нәҗипов әлеге проектның әһәмияте һәм аның ничек тормышка ашырылуын бәян итте. Мөхтәсиб Рамазан хәзрәт үз вәгазендә чишмәләрне чистартып, төзекләндереп тору динебездә изге гамәлләрдән саналуын ассызыклады һәм әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы булырга өндәде.

- Тарихы борынгы чорларга барып тоташкан, нигезендә халык ышанулары яткан чишмәбезнең гомере озын булыр, суы бик күпләргә тән тазалыгы һәм күңел тынычлыгы бирер дип ышанабыз, авылыбызда шундый чишмә булуы белән горурланабыз. Чишмәне янартуда катнашкан барлык авыл халкына, Айдар Гыймадиев һәм аның җитәкчелегендәге  егетләргә, эшне башлап йөрүче Равил Сәхаповка, авыл җирлеге башлыгы Габдрәшит Нәҗиповка авыл халкы исеменнән рәхмәтебезне житкерәбез, -диде Айсылу Сәхапова.

Яшәү чыганагы булган бу чишмә кешеләргә озак хезмәт итсен дип, Коръән укылып,  теләкләр әйтелде.

Гөлсинә Низамова: “Сахра” чишмәсе төзекләндерелүенә без бик шат. Авылыбызда Айдар Гыймадиев, Равил Сәхапов кебек кешеләр булуы белән  горурланабыз. Бик зур рәхмәт аларга.

Агач утырткан, чишмәне караган кешеләр гомер-гомергә изге җанлылар булып саналганнар. Мин үзем дә табигать белән аралашып яшим. Урманнарда озак итеп  йөрергә, саф һава суларга яратам, кыш көннәрендә чаңгы белән чыгып китәм. Табигать белән аралашкан кешенең яшәү көче арта». 

Венера Вафина – Котлы Бөкәш авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәүче белгече:

- Чишмәбез бик матурланды. Авылга нур өстәлде. Бу изге эшне Равил Сәхапов башлап йөрде. Шәхси эшмәкәр Айдар Гыймадиев белән алар  зур эш башкардылар.

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X