Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Туган телдә укытуның иң яхшы тәҗрибәләре»

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан туган телне үстерүгә юнәлтелгән бәйгеләр телебезгә карашны үзгәртү, татар телен профессиональ дәрәҗәдә куллану белән бәйле эшчәнлек алып баручы белгечләрнең хезмәтен популярлаштыру максатыннан оештырыла.

Шундыйлардан “Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә ярдәм” гранты, «Республика муниципаль белем бирү учреждениеләрендә туган телдә укытуның иң яхшы практикасы» һәм «Балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы балалар бакчасы» бәйгеләре игътибарга лаек.

«Балаларга туган телдә белем һәм тәрбия бирүче иң яхшы балалар бакчасы» конкурсында Олы Елга «Умырзая» һәм Балык Бистәсе «Березка» балалар бакчасы катнашты. «Республика муниципаль белем бирү учреждениеләрендә туган телдә укытуның иң яхшы практикасы» конкурсында районыбызның Биектау, Күгәрчен, Юлсубино, Ямаш, Яңарыш мәктәпләре читтән торып узу этабына  гариза бирде, эш тәҗрибәсен һәм нәтиҗәләрен чагылдырган презентация җибәрде.

Беренче этап нәтиҗәләре буенча рейтингта 1-30 урыннарны алган гомуми белем бирү оешмалары һәм балалар бакчалары икенче этапка узды.  Әлеге 30 мәктәп арасына Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе дә керде. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төзелгән конкурс комиссиясе икенче этапка мәктәп һәм балалар бакчаларына чыгып, балаларны туган телдә укытуны һәм тәрбияләүне оештыру эшен бәяләде.

Комиссия тарафыннан Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында балаларны туган телдә укыту һәм тәрбияләүдәге системалылыкка, ресурслар, беренче чиратта, дәреслекләр белән тәэмин ителешкә, укучы һәм укытучыларның милли проектларда катнашу күрсәткечләренә, туган телдә белем алырлык кадрлар белән тәэмин ителешкә, туган телне популярлаштыру буенча ата-аналар белән эш төрлелегенә игътибар ителде. Республика комиссия әгъзалары куйган баллар буенча  рейтинг төзелде һәм бу бәйге буенча Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе республиканың иң яхшы 20 мәктәбе арасына кереп җиңү яулады.

2020 елның 25 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында әлеге конкурста җиңүче 20 мәктәп һәм 20 балалар бакчасын  бүләкләү оештырылды. Җиңүчеләр мактау кәгазьләре һәм 500 әр мең сум премия белән бүләкләнде. Алар арасында безнең Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбе дә булуы бик шатлыклы күренеш.

Әйтеп үтәргә кирәк, Күгәрчен мәктәбендә уку белән беррәттән укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирелүе, мәктәп укучыларының төрле матбугат чаралары белән ныклы элемтәдә торуы, бигрәк тә “Көмеш кыңгырау”, “Идел”, “Сабантуй”, “Ялкын”, “Авыл офыклары” газета-журналларында һәрдаим иҗади эшләре басылып торуы, Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе “Илһам”, “Алтын каләм” конкурсларында катнашып, югары үрләр яулавы, мәктәп күләмендә дә ай саен укучылар тарафыннан “Озын тәнәфес” газетасы чыгуы комиссия тарафыннан югары бәяләнде. Мәктәпләрдә туган (татар) теле сәгатьләре кимү сәбәпле,  дәрестән соң эшчәнлеккә, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә игътибар бирү дөрес юнәлешләрнең берсе икәнен аңлап эшли мәктәп коллективы.

Бәйгенең төп максаты — туган телдә белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген популярлаштыру, хезмәтләрен бәяләү, матди-техник һәм укыту-методик базасын ныгыту икәнен исәпкә алсак, мондый конкурсларда җиңү һәр учреждение өчен зур ярдәм!

Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: конкурска материаллар җибәргән районыбыз мәктәпләре, балалар бакчаларының барысы да беренче этап нәтиҗәләре буенча рейтингта яхшы урыннарны яулаган иделәр.

Ләйсән Хисамова,

милли эшләр һәм төбәкара милләттәшлек буенча

 район мәгариф бүлеге методисты.

Көн тудымы, телевидение, матбугат чаралары аша коронавирус, пневмония турындагы хәбәрләр, статистик саннар күңелгә курку сала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса