Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Товарың сыйфатлымы, карап ал

Кемнең генә кибеттән яисә базардан күптән куллану вакыты үткән товарны сатып аласы килсен икән?

Югыйсә, сыйфаты хакында кызыксынгач сатучылар бер авыздан диярлек үзләренекен мактап туя алмыйлар. Ә менә куллану вакыты үтеп, аның кеше сәламәтлеге өчен зыянлы товарны алган очракта ни эшләргә кирәклеге хакында без район кулланучылар хокукын яклау оешмасы белгече Зөлфия Вәлиәхмәтовадан сораштырдык. Ул безгә үз фикерләре белән уртаклашып түбәндәге киңәшләрен бирде:
-Сез бик урынлы мәсьәлә күтәрдегез. Чөнки, район җирлегенендә соңгы вакытларда гына дистәләгән кеше сәүдә нокталарыннан сыйфатсыз товар алуларыннан зарланып мөрәҗагәть иттеләр. Исең китәрлек мисаллар. Берәүләргә кортлый башлаган чикләвек сатып җибәргәннәр. Икенчеләргә исә күгәргән казылык биргәннәр. Шуңа үзебез дә андый начар ризыклар белән сату итүчеләргә карата катгый чаралар күрергә тырышабыз.
Әлеге гаризалар буенча күп кенә суммада штраф санкцияләре кулланырга мәҗбүр булдык. Райондашларыбызга шуны искәртеп үтәсем килә, кибеттән куллану вакыты чыккан сыйфатсыз азык-төлек продуктын алган очракта, сез аны кире үзләренә тапшыра аласыз. Закон нигезендә сатучылар сезгә товарны алыштырып бирергә яисә акчасын кайтарырга бурычлылар. Ә мондый аяныч хәлләргә юлыкмас өчен, товар алганда үзеңнең дә игътибарлы булуың сорала.
Идрис Аметов язып алды.
Фото: www.total.kz

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: товар алганда игътибарлы булыгыз

2
X