Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сәрия Садыйкова: "Башкарган эшемнең сыйфаты өчен җаваплылык тоям"

Күптән түгел безнең газета социаль челтәрдә “Балык Бистәсе районының иң яхшы фельдшеры”на конкурс үткәрде. Бу исемгә  лаеклы башка хезмәттәшләре арасында укучыларыбыз тавыш бирү юлы белән җиңүче итеп Сәрия Садыйкованы сайлады. Ул 1155 тавыш җыйды.

Сәрия Садыйкова 40 елга якын Балык Бистәсе район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлегендә фельдшер булып эшли. Бу игелекле һөнәрне сайларга аңа әнисе этәргеч ясаган - ул кызының табибә булуын бик теләгән. Кызы аның хыялын тормышка ашырган.

 “Ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләү авырмы? Кыенлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итә”,- дигән сорауга Сәрия Садыйкова болай дип җавап бирде:

- Вакыт булыша, ул безне көчлерәк итә. Акрынлап барлык кичерешләрне йөрәккә якынрак кабул итүдән туктыйсы килсә дә, барыбер тулысынча арынып булмый. Әгәр дә без хис-тойгыларыбызны белгертмибез икән, бу сыйфатлар безгә хас түгел дигән сүз түгел. Тик бу һич кенә дә алай түгел. Биредә без бер команда булып  эшлибез, бер-беребезгә ярдәм итә алабыз. Һәм без пациентка да психологик яктан ярдәм итәргә тырышабыз. Фельдшерның үз-үзенә булган ышанычын сизмәсә пациент тынычлыгы турында нинди сүз булырга мөмкин? Әгәр аның шәхси проблемалары бар икән, гомернең моның белән тәмамланмавын аңлатырга тырышасың.

Кешеләрне коткару - бик авыр хезмәт. Еш кына исәп секундларда санала.

- Башкарган эшемнең сыйфаты өчен җаваплылык тоям. Кеше тормышына бик күп факторлар йогынты ясый. Сәламәтлекнең 50 проценты - яшәү рәвешенә, 20 проценты — нәселдәнлеккә, тагын 20 проценты-әйләнә-тирә мохиткә, һәм бары 10 проценты гына медицинага бәйле. Менә шушы 10 процентны без тәэмин итәргә тырышабыз инде. Шул чакта пациентның алга таба да яшәү мөмкинлеге артачак, - ди Сәрия Садыйкова.

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узыйк, ул  эшендә яхшы хезмәткәр булса, гаиләдә кайгыртучан әни дә. Сәрия Садыйкова берүзе ике ул тәрбияләп үстергән һәм хәзер оныклар янәшәсендә бәхетле.

- Мин бәхетле кеше, - ди героебыз. - Мин хезмәттәшләремнең, гаиләмнең ярдәмен тоям һәм эшемне дөрес  башкаруыма ышанам, сәламәтлек өлкәсендә эшләгән елларым өчен үкенмим. Бу хис миңа алга таба да  көн саен үз вазыйфаларымны үтәргә ышаныч бирә. Кешеләрнең хезмәтемә рәхмәтле булуы тагы да кадерле. Минем өчен конкурста тавыш бирүчеләргә зур рәхмәт.

Чыннан да, Сәрия Садыйкованы хезмәттәшләре дә, авылдашлары да бик хөрмәт итә, кадерли. "Җаваплы, һәрвакыт башкаларның гомерен саклап калу өчен эш итәргә әзер»,-ди үзенең хезмәттәше турында Балык Бистәсе районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Мансур Китаев.

Кайчандыр бер акыл иясе: «Кайсы юнәлештә барасын белмәгән кешегә бер генә җил дә ярдәм итмәячәк», - дип әйткән. Бу ашыгыч ярдәм фельдшеры һөнәренә дә туры килә. Сәрия Садыйкова да моны бик яхшы белә. Аңа авыр хезмәтендә уңышлар телибез!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса