Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сөмбел Гаффарова: «Аерылышу газабыннан еладым»

Кемдә генә булмаган икән соң ул – беренче мәхәббәт?

Кемдәдер ул беренче һәм мәңгелек була, кемдер гомере буе аны сагынып яши. Без дә сәхифәбез кунагыннан аларның тәүге ярлары, беренче мәртәбә гашыйк булулары турында сораштык. Сөмбел Гаффарова, драматург:

– Минем чын беренче мәхәббәтем 15 яшемдә булды. Нәкъ мин яратканча – саргылт чәчле, күк күзле. Гомергә әнә шундыйлар ошады. Ул егет бездән бер класс түбән укыды.

Алга таба бу тенденция сакланып калачак, сөйгән ярларым яшьрәк булачак, хәтта ирем дә! Бервакыт ул егетнең дусты музыкаль төркем оештырып җибәрде дә мине һәм тагын ике кызны җырларга чакырды.

Тагын бер малай – синтезаторга, ә теге егетемне – баянга! Менә бит аралашу өчен нинди яхшы җай. Аралаштык. Әмма монда инде мин артык тырышмадым да. Үзе беренче адым ясады. Мин 11 сыйныфны тәмамлаган көнне юллар аерылды, ул соңгы кыңгырауга килмәде. Качты. Күземә карап хушлаша алмады.

Ә мин – ап-ак бантиклар таккан кыз, мәктәп белән, аның белән аерылышу газабыннан еладым. Аннан соң – университет. Башка мәхәббәтләр… Әмма бусы – беренчесе бит.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31109

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса