Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сатучы 260 мең акчаны ялгыш чүплеккә ташлаган

Сочидан бер сатучы 260 мең сумнан артык акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган.

 Бу хакта "КП-Краснодар" хәбәр итә. Ир кәрәзле телефоннар кибетенә эшкә яңа гына урнашкан булган. Эш сәгате тәмамланыр алдыннан аңа буш тартмаларны чүп контейнерына чыгарып куюны боерганнар. Стажер кушканны тыңлаган. Тик бу вакытта өлкән сатучы кассага акча кереп бетмәгәнен белдергән. Ачыклануынча, аларның бер өлеше чүп савытына очкан тартмаларның берсендә яткан.

Кибет хезмәткәрләре шундук чыгып караганнар, тик акчадан җилләр искән.    Полиция видеокүзәтү камераларын тикшергән. Алар сатучының кибеттән чыгуын, тартмаларны чүп савытында калдырып, бинага әйләнеп кайтуын теркәгән. Тикшерү башланган.   

Тартмалар җыеп сатып, көн күрүче берәр "бомж" тапкан булса, әй куангандыр инде.   Игътибарсызлык аркасында зур суммада акча югалтулар, берәр кайда онытып калдырулар турында хәбәрләр чыгып тора. Күптән түгел миллион сум акчасын урамда онытып калдырган егет турында язган идек, кереп укыгыз.

 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=31171

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X