Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Рәсми җаваплар алынды

Газета укучыларыбызга мәгълүм буларак, район башлыгы Илһам Валеев белән «Турыдан-туры элемтә» игълан иткән идек.

Аның адресына районыбыз халкыннан берничә дистәләгән мөрәҗәгать-хат алынды. Алар барысы да район башлыгына барып ирештеләр. Һәм менә ниһаять берничәсенң җаваплар безгә килеп иреште. Бүген сез алар белән таныша аласыз. Ә калган хат юллаучы райондашларыбыз җавапларны, шәхси мәгълүматларны саклау максатыннан, үз адресларына алачаклар. Хакимият аппаратыннан безгә шулай ышандырдылар.

1. Балык Бистәсе поселогының Александров урамында балалар мәйданчыгы ясауга кагылышлы сорау буенча:

Гражданнарның мәйданчыкны нинди җир участогына урнаштырырга теләүләре билгесез булу сәбәпле, без аларга башта район башкарма комитетының төзелеш-архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенә, балалар мәйданчыгын урнаштыру өчен җир участогын сайлау мәсьәләсен хәл итү өчен мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
2. Балык Бистәсе Совет урамындагы 51, 53, 49 йортларның территорияләрен төзекләндерү соравы буенча.
Балык Бистәсендәге күпчелек йорт яны территорияләрен төзекләндерү асфальт яки башка каты катлам түшәү йортлар янында законсыз хуҗалык корылмалары (сарайлар, гаражлар) булу сәбәпле мөмкин түгел. Әмма 2016 елга Балык Бистәсе районында юл эшләрен башкару программасын тормышка ашыру өчен тиешле күләмдә финанслар бүленсә югарыда телгә алынган йорт янын территорияләрен, юл, урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү программасына кертү мәсьәләсе каралачак.
3. Балык Бистәсенең Солтангалиев урамына асфальт җәю соравы буенча.
2016 елга Балык Бистәсе районында юл эшләре программасын тормышка ашыру өчен кирәк кадәр финанс бүленеп бирелсә, Балык Бистәсе поселогы Солтангалиев урамын, юл, урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү программасына кертү мәсьәләсе каралачак.
4. Балык Бистәсенең Давыдов урамында, Анатышның Клуб урамында урам яктырткычлары урнаштыру мәсьәләсе буенча.
Бу мөрәҗәгатьләр шәһәр һәм авыл җирлеге башкарма комитетлары җитәкчеләренә мәсьәләне хәл итү өчен җиткерелделәр.
5. Шетнево-Чирмешән авылындагы күперне салу мәсьәләсе буенча.
"Корноухово-Яңа Ырга-Шетнево Тулуш-Шетнево Чирмешән автомобиль юлында Әшнәк елгасы аша күпер бар. Югарыда телгә алынган күпер корылмасы керә торган юлны ремонтлау буенча проект-смета документациясе 2013 елга проект тикшерү эшләре планы буенча үтәлгән.
Балык Бистәсе районы җирле үзидарә органы күпер төзү өчен финанс средстволары сорап транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына күп мәртәбәләр мөрәҗәгать итте. Әмма алардан килгән соңгы мәгълүматлардан күренгәнчә, 2015 елда Балык Бистәсе муниципаль районы буенча Корноухово-Яңа Ырга-Шетнево Тулуш-Шетнево Чирмешән автомобиль юлын, Корноухово-Яңа Ырга участогын реконструкцияләү каралган. Ул тәмамланганнан соң кирәк кадәр финанс средстволары бүленгән очракта Корноухово-Яңа Ырга-Шетнево Тулуш-Шетнево Чирмешән автомобиль юлын ремонтлау алдагы елларның юл эшләре планына кертелү мөмкинлеге бар.Әлеге күпернең дә язмышы шуңа бәйле.
6. Анатыш авылында яшәүче А.Жариновның торак шартларын яхшырту соравы буенча.
Федераль һәм республика бюджетларыннан финанс средстволары керүгә бәйле рәвештә А.Жаринов гаиләсенә субсидия бирү мәсьәләсе хәл ителәчәк.
7. Балык бистәсенең Давыдов, Луговая, Александров урамнарында каты катламлы юл салуга кагылышлы сорау буенча.
2016 елга Балык Бистәсе районында юл эшләре программасын тормышка ашыру өчен кирәк кадәр финанс бүленеп бирелсә, Балык Бистәсе поселогы Давыдов урамын, юл, урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү программасына кертү мәсьәләсе каралачак.
8. Давыдов, Луговая, Александров урамнарында каты көнкүреш калдыкларын җыю, утильләштерү һәм су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булуга кагылышлы сорау буенча.
2015 елның 1 апреленнән халыкны су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын җыю, утильләштерү белән ООО "Балык Бистәсе "Жилкомсервис"ы шөгыльләнә башлады. Ул бу мәсьәләдә яхшы эш күрсәтә, гражданнардан кергән бу мөрәҗәгать контрольгә алу өчен әлеге оешмага җибәрелде.
9. Победа урамын төзекләндерүгә кагылышлы сорау буенча.
Узган ел Победа урамындагы йорт территорияләрен каты катлам белән түшәү һәм юл полотносын төзекләндерү мәсьәләсе каралды. Әмма әлеге урамдагы законсыз хуҗалык корылмалары юл салырга мөмкинлек бирмәде. Сезнең йорт яны территориясен законсыз хуҗалык корылмаларыннан тулысынча сүткән очракта каты катламлы юл салу мөмкинлеге булачак.
10. Балык Бистәсе зиратын төзекләндерү мәсьәләсе буенча.
Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитетына зират территориясен ремонтлау һәм төзекләндерү өчен мөмкинлекләр эзләү буенча күрсәтмә бирелде.
11. Балык Бистәсендәге чистарту корылмаларына кагылышлы сорау буенча.
ООО "Балык Бистәсе "Жилкомсервис" су белән тәэмин итү һәм суны чыгару мәсьәләләре белән дә шөгыльләнә. Бүгенге көндә әлеге оешма көче белән чистарту корылмалары тулаем тәртипкә китерелде.
12. Балык Бистәсе районы башлыгы каршында җәмәгать оешмаларының эшләвенә кагылышлы сорау буенча.
Балык Бистәсе районында ветераннар, яшьләр сәясәтен үстерү буенча берничә җәмәгать оешмасы эшләп килә. Шулай ук гражданнар белән эшләү буенча даими комиссияләр дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәсми җаваплар алынды