РАМИЛ белән ДАМИР АМИРОВЛАР
Күгәрчен егетләре Рамил белән Дамир турында бер сүз белән: "Тырышлар, булганнар",--дип әйтеп булыр иде. Ә якыннан аралашсаң, аларда авыл егетләренә хас ныклык, көчле ихтыярлылык кебек сыйфатларны да күрәсең. "Кечкенә вакытта әллә ни шук та булмадылар, иң яраткан уенчыклары машина иде",--ди уллары хакында әниләре Гөлшат. Балачак хыяллары тормышка аша егетләрнең: бүген...
Күгәрчен егетләре Рамил белән Дамир турында бер сүз белән: "Тырышлар, булганнар",--дип әйтеп булыр иде. Ә якыннан аралашсаң, аларда авыл егетләренә хас ныклык, көчле ихтыярлылык кебек сыйфатларны да күрәсең. "Кечкенә вакытта әллә ни шук та булмадылар, иң яраткан уенчыклары машина иде",--ди уллары хакында әниләре Гөлшат.
Балачак хыяллары тормышка аша егетләрнең: бүген алар район Агротехник көллияте студентлары. Кулларында көчле техника иярләрлек егәрлек тә, күңелләрендә балачактан сакланган сабырлык та бар. Уңганлыклары исә хезмәтне яратып башкарганлыкларыннан күренә. Әтиләре Наилгә лаеклы алмаш үсте,--дип күпләр аларга сокланып карый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев