Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әниләр бәйрәмендә фотоконкурс җиңүчеләре бүләкләнде

Район мәдәният йортында әниләр көненә багышланган бәйрәм узды.

 Концертны Илшат Кәримуллин һәм Гөлия Кадыйровалар алып бардылар. Оешмалар тарафыннан әзерләнгән бәйрәм чарасын чагылдырган видиороликлар чарага ямь өстәп тордылар. Район үзешчәннәре башкаруындагы җырлар, “Рапсодия”, “Кама йолдызчыклары” үрнәк балалар хореография коллективы биюләре тамашачылар күңеленә хуш килде.

 Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова котлау сүзләре җиткергәннән соң, “Милли проектлар: Татарстан-2020” республика фотоконкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

“Объективта балалар” (“Демография” милли проекты) – Миләүшә Зарипова, “Туры караш" (“Өлкән буын” милли проекты) һәм “Кунакка чакырабыз” (“Мәдәният” милли проекты)  - Рөстәм Змеев, “Әйе” дип тавыш бирәбез”, (“Сәламәтлек саклау” милли проекты) - Мансур Китаев, “Чишелеш юлы бар” (“Мәгариф” милли проекты) -  Рамил Фәрзетдинов, “Республика файдасына, һәркем мәнфәгатьләрендә” (“Уңайлы шәһәр мохите” милли проекты) - Рөстәм Гөбәйдулин, “Элек юк иде”, (“Уңайлы шәһәр мохите” милли проекты) номинациясендә  - Татьяна Гәйнетдиновалар җиңүче итеп билгеләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса