Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мин тормышны яратам”,- ди Корноухово авылында яшәүче Михаил Антипов

Журналист һөнәренең күңелемә ятышлы бер ягы бар. Әледән-әле затлы, кызыклы, хикмәтле кешеләр, кабатланмас язмышлар белән очраштырып тора ул. Ә андый кешеләр, белән аралашу,кем әйтмешли, үзе бер гомер инде. Дөньябызга нәкъ менә алар матурлык өстиләр бит.

Бу язмам героен Корноуховода  очраттым. Авылга керешли үк капка, кыекларына рәсемнәр төшерелгән йорт игътибарыбызны җәлеп итте. Мондый матурлык яныннан ничек узып китәсең.
...Гараж ишегендә сунарчы, капкада колынлы ат , йорт кыегында аккош белән кара кош сурәтләнгән. Түбәдә кыр казлары көтүе...
Шушы картиналар белән хозурланып торган арада, капкадан хуҗа үзе дә күренде. Безнең кебек узгынчыларның туктап йорт “галереясен” күзәтүләренә ияләшеп тә беткән ахыры инде. Шул рәвешле, кешеләрнең игътибарын җәлеп итү, матурлык бүләк итү аңа охшый да булса кирәк. Безнең сорауларга да  бик теләп җавап бирде. Корноуховога ник килгәнебезне дә онытып рәхәтләнеп аралаштык кунакчыл хуҗа белән.
(Тулысынча газетадан укый аласыз) 

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса