Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Луиза Ананьева: "Ана булу - иң зур бәхет!"

Һәр иртәдә кызымны җитәкләп  балалар бакчасына илтәм.

Кулларымнан кысып тоткан нәни учларның җылысы йөрәгемә үк күчә. Шундый рәхәт, татлы бу хис - Ана булуның иң зур бәхете!

Аның күзләрендә үземне күрү, кызымның самими елмаюы тормыш мәшәкатьләрен бермәл артка чигерә сыман. Күңелемнән генә мең тапкыр әйтелә торган сүзләремне кабатлыйм: “Бәхетле булсаң иде, балам!”
  ...Минем үземә әбием янәшәсендә үсәргә насыйп булды. Совет елларында ук әбием “Герой ана” исеменә лаек булган.

10 бала тапкан ул, әнием аның бишенче баласы. Ана белән баланың бер-берсенә газиз, кадерле булуын мин балачактан ук тоеп үстем. Күп балалы гаиләнең ныклыгы, бәлкем, үземә дә йогынты ясагандыр.

Хәзер мин өч кызымның сөекле әниләре. Бүгенге матур тормышның кадерен аңларга өйрәткән, тәрбия кылган әбиемә, әниемә рәхмәтлемен. Ана булу - иң зур бәхет! Һәр хатын-кызга әнә шул шатлыкны тоеп яшәргә, һәр туар таңны гаиләбез, балаларыбыз янәшәсендә каршыларга насыйп булсын! 

Әниләр көне белән сезне, кадерлеләребез!

Луиза Ананьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X