Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үлгәнче яратты... (ХИКӘЯ)

Нәфисәне егетләр үз итмәде. Мәктәптә укыган чагында ук башка кызларның чәчләрен тартып, сумкаларын яшереп уйнасалар да, нигәдер Нәфисә янына берәү дә якын килергә батырчылык итмәде.

Әллә малайларча эре гәүдәле булганы, әллә әтисе кырыслыгы белән тирә-якка танылган урманчы булганы өчен өнәп бетермәделәр малайлар кызны. Ә ул үзен белгәннән бирле авылдашын, үзенең яшьтәше Зөфәрне яратты. Язуын танытмаска тырышып, Зөфәрнең сумкасына мәхәббәт хатлары салды, бәйрәм саен открытка язды. Яшүсмер егет үзенә игътибар иткән кызның кем икәнен әллә сизмәде, әллә сизеп тә, сизмәгәнгә сабышты.   Чыгарылыш кичәсендә бар кыюлыгын җыеп, Нәфисә Зөфәрне биергә чакырды.

Егет, укытучылардан качып, кызыл шәрабны шактый чөмергән иде бугай, тиз ризалашты. Кичә ахырында классташлар җыелып, таң атканын каршы алырга су буена киттеләр. Нәфисә аларга иярмәде, өенә кайтып китте. Дөресен генә әйткәндә, аның юклыгын сизүче кеше дә булмады бугай.   Тик кереп ятуга, сак кына тәрәзә шакыган тавышка чыгып караса, Зөфәр аның артыннан килгән икән. Алар таңны бергә аттыр­дылар. Нәфисә бу төндә үзенең сафлыгын Зөфәргә бүләк итте...  

Шушы хәлләрдән соң, Зөфәр башка кызларны озаткаласа да, үзенә кирәк вакытта Нәфисә янына да килгәләп йөрде. Ә кыз саф хисләре тапталуга да игътибар итмичә, егетне һәрвакыт ачык йөз белән каршы алды. Кыз егетне әллә нинди кыргый ярату белән сөйде.   Алар икесе дә күрше шәһәргә укырга керделәр. Очрашулар монда да дәвам итте. Шәһәр шәһәр инде ул, монда кызларга сүз кушучы табыла. Нәфисәне дә матур түгел дип тормадылар, танышырга теләүчеләр булды. Тик ул барысын да «егетем бар» дип, сүз куертып тормый, кире борды. Элеккечә, үзе ашамаса ашамады, Зөфәргә бәйрәм саен кыйммәтле бүләкләр алды. Әкренләп киенергә, бизәнергә өйрәнгәч, Нәфисә дә җыйнакланып, чибәрләнеп киткән кебек булды. Егет тә сукмакны онытып бетермәде.  

Авылдашлары аларны өйләнешерләр дип көтсәләр дә, барысын да шаккатырып, Зөфәр әти-­әнисенә килен итеп сары чәчле, балалы марҗа хатыны алып кайтты. Нәфисә бу хәбәрне ишеттеме-юкмы, мөгаен, ишеткәндер, тик шулай да очрашу эзләгән егетләргә «егетем бар» дип җавап бирүен дәвам итте, башка беркем белән дә очрашмады...  

Инде ничә ел үтте, Нәфисә китапханәдә эшли башлады. Бергә эшләүче кызларның егетләре аларны кичен килеп алалар, ә Нәфисәне килеп алучы юк. Тик Нәфисә үзен ялгыз хис итми, егетенә ашарга пешерә, бүләкләр ала. Ул серле егетнең кем икәнен күпләр беләсе килсә дә, Нәфисә серне чишәргә ашыкмады.   Көннәрдән бер көнне Нәфисә психушкага эләккән дигән хәбәр ишетелгәч, хезмәттәшләре аһ итте. Тыныч кына йөргән басынкы холыклы кызга ни булган?..   Ни булганын күршесе сөйләгәч кенә белделәр. Баксаң, Нәфисә әле һаман да Зөфәрне үзенең егете дип саный икән. Аның хакында уйлый-уйлый «башы киткән» бичараның. Иртәдән чәчәкләр чыгып алып, егетем бирде дип фатирына алып керүләр, көн аралаш булмаган ирнең керен юу дисеңме... Ул яраткан ризыкны әзерләп, өстәлгә куюмы... Бүлмәсендә аңа атап алынган бүләкләр дә шактый җыелган.   Инде ничә ел һаман шул Зөфәре белән саташкан икән бичаракай. Узган шимбәдә күршеләре туган көн үткәргәннәр. Билгеле инде, бәйрәм шау-шусыз булмый. Музыка акыртып, иремә йокларга комачаулыйсыз дип кергән Нәфисәнең төс-кыяфәтеннән шикләнеп, «Ашыгыч ярдәм» чакырткан күршесе. Тегеләре инде эшнең нидә икәнен сизеп алып, махсус сырхауханәгә илткәннәр кызны.   Хезмәттәшләре хәлен белергә килгәндә, ул егетенә дип бик матур оекбашлар бәйләп утыра иде. Бу йортта андый нәрсәләр тотарга ярамаса да, Нәфисәнең холкы тыныч булгач, бәйләргә рөхсәт биргәннәр. Кыз алар белән ачылып сөйләште. Дәвалануын да яшермәде. Аның тыныч кына сөйләвенә шаккаттылар: «Егетемне сагынмыйм, мин бит аны көн саен тәрәзәдән күреп торам. Бераз дәвалангач, мине кереп алыр да туй итәрбез», – дип сөйләнгән кызга карарга кыен иде, барысы да күз карашларын түбән яшерде.   Һәркемнең үз мәшәкате дигәндәй, тора-бара Нәфисә хәсрәте дә онытылды. Тик бер ел үтте дигәндә, аның үлгән хәбәрен ишетеп, хатын-кыз күз яшьләрен тыя алмады.   Чынлап сөйсәң, мәхәббәттән дә акылдан шашарга була икән. Аның «мин көн саен егетемне күреп торам» дигәненә шикләнеп караганнар иде. Баксаң, Зөфәр һәр көн саен дәваханә яныннан узып эшкә йөргән. Үзен яратып, саргаеп кипкән, ахырда бу дөньяны бөтенләй ташлап киткән Нәфисә исемле авылдашы хакында уйлап караганы булмагандыр инде аның...      

Илһамия ГАФФАРОВА

 

Тулырак: http://madanizhomga.ru/news/dbi-skhif/lgnche-yaratty-khikya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса