"Казань-Дубай" дигән яңа авиарейс ачылачак
Рейслар март ахырына кадәр гамәлдә булачак.
29 декабрьдән Казаннан Дубайга яңа чартер авиарейсы ачылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рейсларга 215 кеше сыйдырышлы Boeing 737-900 самолеты чыгачак. Пассажирлар Казаннан Дубайга 5 сәгатьтә барып җитәчәк.
Рейслар март ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Фото: pixabay.com
фото из открытых источников
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа