Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күгәрченлеләр милли йолаларны яңарту юнәлешендә

Бүген Күгәрчен авылы гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә гаҗәеп матур чара – “Каз өмәсе” уздырылды.

Балаларда татар телен саклау һәм үстерү белән беррәттән, элеккеге гореф-йолаларны яңарту да иде бу. Авыл өе күренешендәге каз өмәсе, кызларның юлга канат чәчүләре һәм җырлы-биюле уеннар – барысы да бик күңелле үтте.

Биредә тәрбиячеләрнең тырышлыгы, балаларның туган телләренә булган мәхәббәте дә ачык чагылды.

Район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр буенча методисты Лилия Хәйризаманова әлеге чарага югары бәя бирде.
(Язманы тулысынча “Авыл офыклары” газетасыннан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса